Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чыннан да терелеп торган”

Христиан дөньясында иң зур бәйрәм булып Пасха (Олы көн) исәпләнә. Быел Пасха 8 апрельдә бәйрәм ителә.

Олы көн бәйрәме Христосның качка кадакланганнан соң яңадан терелеп торылуына бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Шушы көнне Бөек Пост - христианнарның Христос кичергән михнәтләрне искә алып ураза тотулары тәмамлана.

Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәт һәм йолалар бергә катышкан. Шундый йолаларның берсе - Үлеләр мунчасы ягу. Халык сөйләве буенча, үлгәннәр хөрмәтенә ягылган мунчага мәрхүмнәр үзләре дә кайта, имеш. Шуңа күрә ул көнне төнгә каршы мунчага барырга ярамый. Үлгәннәрнең мунчада булган чакларына очравың бар, дип сөйлиләр.

Пасха - язгы табигать, тереклек уяну бәйрәме. Христианнар өчен Христосның яңадан тууы табигатьнең кыштан "терелүен" аңлата.

Пасха элек-электән һәр елны зурлап әзерләнеп бәйрәм ителгән. Олы көнгә бер атна кала өйдәге һәр кеше өйне җыештыру, бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль булган. Иң элек бөтен урын-җир кагылып, түшәк-ястык, мендәр-юрган тышлары, чаршаулар яңартыла, йорт стеналары юыла, мич агартыла. Чистарткан өйне киендергәннәр. Олы көндә генә эленә торган чаршаулар эленгән. Атна кич күп итеп, Олы көнне кергән һәр кешегә җитәрлек итеп йомырка буйыйлар. Гадәттә суган кабыгы белән, шулай ук башка төсләргә дә маналар.

Бала-чага да бу көнне олы бәйрәм итеп көтеп торган. Алар өчен дә махсус яңа киемнәр теккәннәр, һич югында яңа чабата яки тула оек хәстәрләгәннәр. Әниләр йомырка җыю өчен махсус капчыклар тегеп биргән.

Бәйрәм көнне өстәл мул итеп көйләнгән, шәм якканнар. Беренче булып кергән кешене эскәмиягә яки караватка куелган мендәргә утырталар да: "...аягың җиңел булсын, тавык чебиләре күп булсын" дип теләк теләгәннәр. Беренче булып кыз бала керсә тавык күп булыр, ир бала килеп керсә әтәчләр ишәер, дип тә уйлаганнар. Әгәр бала кыбырсынмыйча, тик кенә утырса, тавыклар әйбәт утырыр, чебине күп чыгарыр, дигән ышану да булган. Бу балага йомырканы күбрәк биргәннәр, үзен ныграк сыйлаганнар.

Тулаем алганда, йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үткән. Аннары бала-чага урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәткән, төрле уеннар уйнаган.

Бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы - гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Икенче яктан исә, балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган. Бу көнне кешеләр бер-берсен "Христос терелеп торган" дип сәламли, аңа тиешле җавабын "Чыннан терелеп торган" дип кайтаралар.

Пасха яңарыш һәм тынычлыкны гәүдәләндерә, дус-тату яшәргә, намус белән эшләргә, ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга чакыра. Иисус Христосның бөек серлелектә кабат дөньяга килүеннән кешеләр хакыйкать юлыннан баруда, тормыш авырлыкларын җиңүдә үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи-әхлакый көч ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса