Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыты авылында гомер итүче тагын бер тырыш гаилә - Галимуллиннар

Чыты авылында уңган-булган, тырыш гаиләләр күп яши, сезне шуларның берсе Алсу һәм Хәбир Галимуллиннар белән таныштырып үтәсем килә.

Гаилә башлыгы Хәбир Галимуллин 1965 елның 6 октяберендә, Чыты авылында, Сәлимулла абый белән Хәбирә апа гаилсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Алар дүрт кыз, бер малай үсәләр. Хәбир гаиләдә бердәнбер ир бала була, шуңа күрә аны сөеп-кадерләп кенә үстерәләр. Үзе дә, гаиләдә тынлаучан, акыллы, тәртипле егет булып үсә. Туган авылы мәктәбендә 8 нче сыйныфны, күрше Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлый, ул мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Аннан югары уку йортына укырга керә, читтән торып, укуын Казан шәһәрендә КСХА да дәвам итә, анда инженерлык белгечлеге алып чыга. Гомуми урта мәктәптә укыганда, ул механизатор белгечлеге дә ала һәм аларга мәктәптән чыкканда трактор йөрту таныклыгы да биреп чыгаралар. Ул урта мәктәпне тәмамлагач, туган колхозында тракторист булып эшли, шул ук вакытта, читтән торып укуын да дәвам итә. 1987 елны, юллама белән колхоз бухгалтериясенә, Алсу исемле чибәр кызны, экономист итеп эшкә җибәрәләр. Аны Махрузә исемле апага фатирга урнаштыралар. Егет белән кыз клубта очрашып, танышалар, ике ел очрашып йөргәннән соң, 1989 елнын декабрендә өйләнешшләр, гөрләтеп туй ясыйлар, үзем дә бу яшь парларнын, матур туенын шаһиты булдым. Хәбир кулына диплом алгач, туган колхозында баш инженер, ферма мөдире, аннан терлекчелек буенча инженер булып эшли. Алсу, 1966 елнын 2 декабрендә Лаеш районы, Татар Сараланы авылында, Самигулла абый белән Гөлсем апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Алар: бер кыз, ике малай үсәләр. Ул урта белемне үзләрендә Татар Сараланы авылында ала. Аннан Лаеш авыл хужалыгы техникумында укып, экономист белгечлеге алып чыга. Кулына диплом алгач, аны юллама белән Питрәч районына, безнен колхозга экономист итеп эшкә җибәрәләр.
Алсу белән Хәбир дүрт бала бала: 2 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерәр. 3 балаларына да югары белем бирәләр. Алар да әти-әниләре кебек бик тырыш, хезмэт сөючән, алар эшләгән җирләрендә тырышып хезмәт куялар, эшләрен намус белән башкаралар. Эшләрендә үзләрен дә бик хөрмәт итәләр. Хәбир Питрәч ЖКХда каравылчы булып эшли. Алсу ООО «Агроторгсервис» та өйдән торып бухгалтер вазыйфасын башкара. Аларның хуҗалыклары да бик зур,күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар, үзләренең инкубаторлары да бар. Үз көчләре белән кирпечтән йорт җиткереп киләләр. Хәбир үзе оста ташчы, төзелеш эшләрен яхшы белә, ике улы белән стенасын үзләре күтәрәләлр, түбәнең каркасын уллары үзләре җыеп, үзләре ябалар, кыскасы, аларның кулыннан килмәгән, белмәгән эшләре юк. Өйдә буш вакытларында, хуҗалык эшләрендә һәрвакыт әти-әниләренә булышалар.
Галимуллинарның тырышлыгы нәселдән килә ул. Хәбирнен әтисе Сәлимулла абый да бик тырыш, хезмәт сөючән кеше иде. Ул гомере буе дизель тракторында эшләде, колхозның алдынгы механизаторы булды. Күп еллар, берниәэ чакырылыш район, авыл Советы депутаты, идарэ, партия члены булып торган кеше. Хезмэт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, республика, район авыл хужалыгы тарафыннан бирелгән бик куп мактау грамотасы, рәхмәт хатлары иясе иде. Күп еллар сабан батыры булып тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр алган кеше иде (1997 елнын 14 февралендә, 63 яшендә бакыйлыкка күчте).
Менә шундый тырыш хезмәт династиясе кешеләре яши безнең авылда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса