Чыты авылында яшәүче 10 яшьлек малайның теләге чынга ашты
Малай РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин кулыннан бүләк алды.
Чытыдан ун яшьлек Азамат Фәйзрахманов бүләккә телефон алу турында хыялланган булган.
Азаматның моңа кадәр телефоны бөтенләй булмаган, бу аның беренче телефоны. Аның туганы узган ел чыршыга үз теләген җибәргән һәм бүләк алган. Азамат та бәхетен сынап карарга булган.
Мин күптәннән туганнарым белән аралашу өчен үз телефоным булуын тели идем, - диде ул хыялының сәбәбен аңлатып.
Малай өчен бу, чыннан да, мөһим. Анда шикәр диабеты, баланы озакка калдырырга ярамый, аңа даими контроль кирәк.
Кечкенә чакта ул гел янәшәдә булды. Хәзер үсә төшкәч, үзе генә дә кая да булса бара, яки миңа эшләр буенча китәргә туры килгән чаклар була. Ә безгә һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк, - дип аңлата әнисе Ләлә Фәйзрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа