Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыты авылыннан бакчачы Надежда Фәхретдинова карбыз үстерү буенча үз киңәшләрен бирде

Сез дә үстереп карагыз әле!

- Барысын да баштан башлыйк. Карбыз орлыкларын кайчан һәм ничек утыртырга?

- Утыртыр өчен карбыз орлыгы сайлаганда, бик игътибарлы булыгыз. Һичшиксез, иртә яки тиз өлгерә торган сортларны алабыз. Һәр орлыкны аерым стаканнарга утыртабыз, моны бу атна ахырына, төгәлрәге, 25 апрельгә кадәр эшләргә кирәк. Утыртыр алдыннан стаканга туфрак тутырабыз, су сибәбез. Якынча 1 сантиметрга бераз тирәнәйтәбез һәм орлыкларны салабыз. Бераз гына җир салабыз, тыгызлыйбыз. Парниктагы кебек булсын өчен шытымнар тишелеп чыкканчы пленка яки пыяла белән каплыйбыз. Шытымнар тишелүгә, каплавычларны алабыз һәм стаканнарны кояш төшә торган тәрәзә төбенә куябыз. Тәрәзә кояшлы якта булмаса, өстәмә яктырткыч кирәк, әмма төнгә аны сүндерәбез. Бинада температура якынча 20 градус җылы булырга тиеш.

- Бакчага әзер үсентеләрне кайчан күчереп утыртырга?

- Якынча май азагы - июнь башында. Теплицага түгел, ачык грунтка утыртам. Тирән булмаган чокырлар ясыйбыз, су сибәбез, үсентеләрне утыртабыз һәм аларны тынычлыкта калдырабыз. Тик 3-4 көн саен җир дымлылыгын тикшереп торабыз, җир кипмәскә тиеш. Якынча 10 көнгә бер су сибәргә кирәк - 1 төпкә 1 чүмеч. Мин бернәрсә белән дә ашламыйм, һәм һәрчак карбызны кояшлы участокта утыртам, чөнки ул кояш белән туклана.
Бәрәңге янында бик яхшы үсә. Тик карбыз һәм кавыннарны бергә утыртырга кирәкми, югыйсә алар кушыла.
Үсентеләрне утыртканнан соң, аларның өсләрен агроспан белән каплыйм, аннан соң өстәмә эшләр таләп ителми. Артык эссе булса, көндез каплавычны ачам, төнгә ябам. 15 июньнән соң, һава торышы тотрыклы булганда, каплавычны бөтенләй алып ташлыйм. Һава шартларына карап атнага бер тапкыр су сибәм. Эссе булса, атнага бер тапкыр, эссе булмаса, 1,5-2 атнага бер тапкыр. Чәчәк аткач карбызга кагылмыйбыз. Ул бит кырда үссә дә җиләкҗимеш. Ул үсә, бал кортлары эшли, аны серкәләндерә.

- Су сибүдән тыш, яхшы уңыш алу өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк?

- Карбыз әрсез. Мин аларга кагылырга тырышмыйм: бәйләмим, кисмим. Ике атнага бер тапкыр туфракны мотыг белән йомшартам. Артык чүпләрен дә утамыйм. Карбыз күләгәдә калмасын өчен уташтыргалыйм.
Карбыз җирдә бер ягы белән генә ята, шуңа күрә аның астына кечкенә генә юка такта яки аслык куям.
Шытып чыгып 70 көн узганнан соң инде уңыш алабыз. Июль ахырында инде карбызларны өзәргә һәм ашарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса