Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы орлык чәчү буенча үз киңәшләрен бирде

Әңгәмәдәшем Надежда Фәхретдинова барысын да һәркемгә аңлашылырлык итеп сөйләде.

- Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар орлык чәчкәндер инде. Хәзер утыртсалар соң түгелме әле?

- Соң түгел, әмма эшкә бүген үк тотынырга кирәк. Үсентеләрне март ахырына кадәр утыртырга өлгерергә кирәк, апрельдә инде соң булачак. Орлыкларның шытым этабыннан алып теплицага яки ачык участокка кадәр - 55 көн, борыч һәм баклажанга – 65 көн кирәк.

- Бу яшелчә орлыкларын ничек чәчәргә, шул турыда җентекләп сөйләгез әле?

- Орлык чәчү өчен контейнер алабыз, анда туфрак тутырабыз. Аны дымландырабыз һәм ярты сантиметрга батырып орлык чәчәбез. Өстән бераз гына туфрак сибәбез. Аннары кабат туфракны дымландырабыз һәм контейнерның өстен пленка яки пыяла белән каплыйбыз. Парник эффекты булдырабыз. Помидор орлыгы тиз тишелә, 5-7 көн эчендә, ә баклажаннар һәм борычлар - соңрак, 10-15 көн уза. Шуңа күрә помидорлар тишелеп чыгып, баклажан һәм борыч күренми икән, борчылмагыз, бераз көтәргә генә кирәк.
Беренче үсентеләр барлыкка килү белән, һичшиксез, контейнерларны ачарга кирәк. Мөмкин булганча, бинадагы һава температурасын киметәбез, мәсәлән, тәрәзәләрне ачып җилләтәбез. Бу помидорларның тамырлары ныгысын өчен кирәк. Шулай ук үсентеләрне ныгыту өчен, һичшиксез, аларны лампа яктылыгы белән тәэмин итәргә кирәк. Тәүлегенә 24 сәгать түгел, ә кичке вакытта 3әр сәгать кенә.
Помидорлар сирәкләп күчереп утыртканны (пикировка) ярата. Үсентеләр өч яфракта булганда аларны сирәкләп күчереп утыртырга кирәк. Моны ничек эшлибезме? Аерым стаканнарга туфрак тутырабыз һәм үсентеләрне берәм-берәм утыртабыз. Туфракка көн саен су сибәбез, аның кибүенә юл куярга ярамый, шулай ук кирәгеннән артык су сибәргә дә кирәкми. Борычлар һәм баклажаннар да шундый ук схема буенча чәчелергә тиеш. Әмма алар пикировканы яратмый. Шуңа күрә һәр орлыкны шунда ук аерым чүлмәккә утыртсаң яхшырак. Ә алга таба үсентеләрне тәрбияләү принцибы помидорныкы кебек үк.
Үсентеләрне июнь башында ачык туфракка утыртабыз. Бу эшне Тройсыннан соң башкарсаң хәерле, чөнки бу вакытта салкыннар була, шуңа күрә бу зур югалтулар китерергә мөмкин.

- Монда иң мөһиме – барысын да төгәл, белеп башкару кирәктер...

- Әлбәттә, бу бик мөһим. Берни дә онытмас өчен, мин барысын да дәфтәргә язам: нинди яшелчә орлыгын күпме чәчүемне. Аннары шытымнарның датасын билгеләп куям һәм көннәрне саныйм. Үсентеләрне хәзер утыртсагыз, нәкъ менә июнь башында ачык грунтка күчерергә була.

- Үсентеләрне үстерү өчен ашламалар кулланырга кирәкме, сез ничек уйлыйсыз?

- Юк, мин аларны файдаланмыйм. Орлык өчен иң мөһиме - яхшы грунт. Әлбәттә инде, орлыкларның яхшы булуы кирәк.
Шул чакта бернинди проблема да булмаячак. Тагын күп кенә бакчачылар орлыкны баштан бүрттерә. Дөресен генә әйткәндә, мин дә бу алымны сынап карадым, әмма ул күп вакыт сарыф итә, миңа бу ошамады. Шуңа күрә орлыкларны бүрттереп тормыйм, бу үсентеләрнең шытып чыгуына һәм үсешенә йогынты ясамый дигән нәтиҗә ясадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса