Чытылылар җәйнең матурлыгына хозурлана белә
Җәйнең соңгы көннәре якынлаша.
Туган җиребез-гөлбакчаны хәтерләтә. Җәй, чәчәкләр турында шигырь язмаган шагыйрь, җыр җырламаган җырчы юктыр. Актив китап укучылар белән берлектә, Чыты авыл китапханәсендә "Мин җәйләргә гашыйк" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарага килүче китап укучылар чәчәк букетлары әзерләп килгән иде һәм алар барлык конкурсларда актив катнашты. Менә шулай алар үзләре өчен матур бәйрәм оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа