Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Цифрлар министрлыгы Татарстанда мобиль интернет белән бәйле өзеклекләрнең сәбәбен аңлатты

Бу республика өчен яңа һәм кирәкле тәҗрибә.

Татарстанда дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүме куркынычы вакытында мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде – бу республика өчен яңа һәм кирәкле тәҗрибә. Әлеге чараны соңгы атнада БПЛА һөҗүмнәре ешаю сәбәпле куллана башладылар. Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында мондый карар ни өчен кабул ителүен аңлаттылар.

«Пилотсыз очучы аппаратлар белән мобиль интернет аша идарә итәргә мөмкиннәр. Татарстан халкы өчен куркынычны киметү өчен, «Пилотсыз куркыныч» режимы вакытында мобиль интернет куллануны чикләү турында карар кабул ителде», - дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.

Татарстанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә мобиль интернетны чикләү сәбәпле кайбер мобиль сервисларны куллануда кыенлыклар туу турында хәбәр итте.

«Көндәлек ихтыяҗлар – түләү һәм такси хезмәтеннән файдалану өчен интернетка керү мөмкинлеге никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә мобиль элемтә операторлары һәм Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) Татарстан идарәсе белән бергә сезгә әлеге максатлар өчен кирәкле минималь интернетка тоташу мөмкинлеген кайтару юнәлешендә эшлибез», – дип өстәделәр министрлыкта.

Элемтә операторлары БПЛА һөҗүме куркынычы бетү белән шундук мобиль интернетка тоташу мөмкинлеген кайтара. Шул ук вакытта кәрәзле элемтәдән һәм бушлай Wi-Fiдан (шул исәптән парклардагы ял итү зоналарындагы һәм сәүдә үзәкләрендәге) куллану мөмкинлеге гамәлдә булып кала, дип аңлата ведомство хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса