Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыты авыл мәдәният йорты директоры һәлак булган туганнар каберлегеннән туфрак алып кайтты

Миннур Шәмсетдинов Беларусияда 10 көн булды.

Чыты авылы мәдәният йорты директоры, волонтер, блогер Миннур Шәмсетдинов “Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” икенче халыкара фәннитуган якны өйрәнү конференциясендә катнашты. Бу сәфәр барышында ул батырларча һәлак булган 10 питрәчленең җирләнгән урынында булган.

Сугыш кырында сугышчыларның аерым милләтләре һәм кече ватаннары юк. Алгы сызыкта барысы да – илебезне саклаучы бертуганнар. Сугыш беткәч замандашларыбызга үз якташларыбызны хөрмәтләү, аларның истәлеген саклау бурычы йөкләнә. Миннур Шәмсетдинов бу эшне үзенең миссиясе дип саный. Белеме буенча мәдәният хезмәткәре, сәхнә кешесе, туган як тарихы белән тирәнтен мавыга.

Татарстан делегациясендә бары тик дүрт кеше генә барган. Республикабыз вәкилләре буларак, алар без горурланган кешеләр турында сөйләгәннәр. Конференция берничә датага багышланган, шуларның берсе – 1941 елда Брест крепосте һәм СССРның көнбатыш чикләре оборонасының 85 еллыгы. Миннур Шәмсетдинов туган якны өйрәнүче сыйфатында крепостьның төп сакчысы Петр Гаврилов турындагы доклад белән чыгыш ясаган. Конференциядә катнашучыларга бер герой музееның эше, Әлбәдендә Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале турында сөйләгән. Шулай ук тыңлаучыларны үзенең мобиль музее белән таныштырган: аның экспонатларының 80 проценты Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле, калганы СВОга багышланган.

Конференция автобус туры форматында узды: Казаннан Беларусь шәһәрләренә юл тотканнар. Маршрутларның берсе Витебск өлкәсендәге “Днепровский рубеж” мемориаль комплексына булды.

– Монда атаклы 18 нче укчы дивизия сугышкан, – дип билгеләп үтә Миннур. – Аны Казанда формалаштырганнар, шуңа күрә ул татарстанлылардан гына торган. Сугышның беренче айларында дивизия Днепр чиген батырларча саклаган, бөтен состав һәлак булган. Мин җиде якташыбызның җирләнгән урынында булдым. Тагын дүрт питрәчленең исемнәре “Рыленки” мемориаль комплексында табылды. Питрәч районыннан алып килгән туфракны шунда салдым. Хәзер аларның туганнарын эзләп табарга һәм аларга белорус туганнар каберлегеннән бер уч туфрак тапшырырга планлаштырам. Бу нәселләр дәвамлыгы символы булсын.

Гадәттә озак эзләнүләрдә ул танылган эзләүче Михаил Черепановка мөрәҗәгать итә, шулай ук ул киңәш иткән ышанычлы китап чыганакларыннан һәм Интернетта – төрле хәтер сайтларыннан эзли.

Миннур Шәмсетдинов Беларусияда 10 көн булган. Аны “Совет Гвардиясенә 75 ел” истәлекле медале, Россия ветераннар берлегенең Мактау билгесе, Россия-Белоруссия патриотик проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне һәм конференциядә актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләгәннәр.

Сәфәрдән соң аның музее Брест крепостеннан 1941 һәм 1945 еллар экспонатлары, шулай ук Днепр чигеннән ике көрәк һәм каска белән тулыланган. Минскидагы “Дом Москва”да Миннур җирле татар ансамбленә гармун бүләк иткән. Ул аларны милли музыка коралы буларак коллекцияли.


Табылган исемнәр

Витебск өлкәсе Дубровенск районы Рыленки авылында һәлак булган питрәчлеләр:

АБДУЛЛИН Зиннәтулла Сибгать улы, 1923 елда туган, Шәле авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, ефр., 88 сп, 28 сд, 26.10.43 елда һәлак булган.

КАМАЕВ СЕРГЕЙ СТЕПАНОВИЧ, 1919 елда туган, Чертово авылы, Смоленск хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 134 оштр, 758 сп, 88 сд, 17.11.43 елда һәлак булган.

ЛУКОНИХИН АЛЕКСАНДР АНДРЕЕВИЧ, 1915 елда туган, Колай авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 961 сп, 274 сд, 22.10.43 елда һәлак булган.

1941 елның июль (5- 19 июль көннәрендә) Витебск өлкәсенең Оршан районы Копысь бистәсендә һәлак булганнар. 18 нче укчы дивизия.

БУЯНОВ АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ, 1913 елда туган, Черемыш авылы, Казан шәһәренең Молотовск хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән.

ГРИНИН ПАВЕЛ ИВАНОВИЧ, 1912 елда туган, Питрәч авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 208 сп.

КИРЮШИН АЛЕКСЕЙ ЯКОВЛЕВИЧ, 1906 елда туган, Пашня бистәсе, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 97 обсв.

КОЗЛОВ СТЕПАН ГРИГОРЬЕВИЧ, 1907 елда туган, Арышхазда авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, писарь.

СМИРНОВ ГАВРИЛ ИЛЬИЧ, 1910 елда туган, Урта Ия авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, с-т, 97 сп.

ТЕРЕНТЬЕВ АЛЕКСЕЙ ВАСИЛЬЕВИЧ, 1910 елда туган, Тау Иле авылы, Питрәч район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 97 сп.

МЕЛЬНИКОВ НИКОЛАЙ ГРИГОРЬЕВИЧ, Кощак авылы, 1941 елның 16 июлендә һәлак булган, Могилев өлкәсе, Шкловск районы, Капыстун авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса