Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылы зиратында авылдаш-солдатларның каберенләренә туфрак салу тантанасы узды

Авыл мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов Беларусь Республикасының Витебск өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары җирләнгән туганнар каберлегеннән туфрак алып кайтты.

Ул Минскида узган «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Чаралар 1941 елда Белоруссия оборонасы һәм 1944 елда аны немец-фашист гаскәрләреннән азат иткәндә һәлак булган республикабыз татарларының хәтерен мәңгеләштерү һәм өйрәнү белән бәйле иде. Миннур Шәмсетдинов конференциядә безнең районның танылган якташларыбыз – шагыйрь Мәүлә Колый һәм Советлар Союзы Герое, Брест крепосте сакчысы Петр Гаврилов исемнәрен мәңгеләштерү эшендәге тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады.

– Брест крепостена бару минем күптәнге хыялым иде. Бу җирләрдә Гаврилов исеме изге санала. Миңа да, аның якташы буларак, аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, анда барыр алдыннан мин сугышта һәлак булган һәм ерак Белоруссиядә мәңгегә ятып калган авылдашларымның исемнәрен һәм тарихларын ачыкладым. Үзем белән туфрак алып бардым, аны аларның каберләренә салырга теләдем. Һәм барысы да барып чыкты. Алар җирләнгән кабердән дә туфрак алып кайттым, – дип сөйләде Миннур Шәмсетдинов.

Белоруссиядә алты чытылы һәлак булган. Аларның берсе Абдулла Камалиев Рыленки авылында туганнар каберлегендә җирләнгән, аның исеме Мемориаль комплекстагы һәйкәлгә уеп язылган. Аннан унбиш километр ераклыкта гына Петрики авылында Нуретдин Гыймадетдинов җирләнгән. Миннур Хәмидович бу авылга бара алмаган, әмма аның хезмәттәше Җиңү көнендә тантаналы шартларда туган иленнән бер уч туфракны солдат каберенә салырга вәгъдә бирә. Тагын ике чытылы Җамали Батталов һәм Әхмәтҗан Имаметдинов Масюковщина авылындагы 352 нче Шталаг концлагерында һәлак булган, хәзер бу инде Минск шәһәренең бер өлеше.

– Сугыш вакытында бу концлагерьда 80 мең Совет хәрби әсирләре һәлак булган, алар арасында минем авылдашларым да бар. Бәлки, шундый авыр минутта алар янәшә булгандыр, бәлки бөтенләй күрешмәгәндер, моны без беркайчан да белмәячәкбез, әмма мин бу урыннарны күрә алдым. Программада андый пункт булмаса да, төшке аш вакытында мин бу үлем лагере урнашкан Масюковщинага барып туганнар каберлегенә авылыбыз туфрагын салдым, – ди Миннур.

Авыл халкына якыннарының ничек һәлак булуын, алар җирләнгән урыннар турында белү бик мөһим булып чыкты. Алар якташлары турында сөйләгәннәрне тын да алмыйча тыңлаганда күз яшьләрен яшереп кала алмадылар.

– Архивтан мин Сафиулла Кәримовның үлеме турында язылган кәгазьнең күчермәсен ала алдым, анда «Сезнең улыгыз, элемтәче, гвардия сержанты хәрби антына тугры калып, сугышта батырларча һәлак булды» дип язылган. Аңа 19 яшь кенә булган, бәлки, 1943 елда әнисенә бу “кара пичәтле кәгазьне” инде тапшырган да булганнардыр, әмма хәзер ул инде югалган. Мин аны туганнарына тапшырдым, алар моны бик кадерләп кабул итте. Тагын бер авылдашым Мөстәкыйм Гарипов Клецк шәһәрендәге хәрби госпитальдә яралардан һәлак булган, – дип сөйләде Миннур.

Авылдашлары сәяхәтнең буеннан-буена аның белән элемтәдә торалар, һәркем үзенең бабасы, күршесе яки туганнан туган абыйлары турында яза, әбиләренең истәлекләрен сөйли.

– Әнием гомер буе әтисен эзләде. Озак вакыт «хәбәрсез югалган» дигән мәгълүматыбыз гына бар иде. Мин әниемнең хәтта махсус күрше авылга баруын хәтерлим, ул сугыштан кайткан фронтовиклардан, аның турында ишетмәдегезме, дип сорашкан. Кызганыч, ул бу көнне көтеп ала алмады. Мин бабам кабереннән бер уч туфракның хәзер әнием кабере янәшәсендә булуына шатмын, – диде һәлак булган солдатлар Абдулла Камалиев һәм Җамали Батталовның оныкчыгы Минсәйдә Ферапонтова.

Авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов Ватанны саклаганда һәлак булган чытылыларның исемнәрен мәңгеләштерү идеясен хуплады. Туфракның бер өлеше киләчәктә бер урынга салыначак һәм истәлек язмасы белән кечкенә генә билге куелачак. – Туган җир изге, үзеңнең тамырларың һәм ата-бабаларыбыз җирләнгән җирнең көче бик зур. Бу кабердән туфрак кына түгел, аның белән бергә, солдатларның җаннары да, ниһаять, туган якларына кайткандыр. Син зур эш башкардың, Миннур, – дип билгеләп үтте район хәрби комиссары урынбасары Фәрит Вәлиев. Туганнар каберлегеннән туфрак һәлак булган солдатларның хатыннары яки балалары каберләренә салынды, шуннан соң Чыты авылының Мәүлә Колый исемендәге мәчет имамы Йосыф хәзрәт Идиятов Коръән укыды һәм авыл халкы сугышта һәлак булган якташларының рухларына дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса