Чыты авылында бишенче тапкыр балалар мөселман Сабан туе узды
Бу чараның мәгънәсе җәй һәм каникуллар очрашуыннан да тирәнрәк.
Малайлар – түбәтәйдән, кызлар яулыктан. Балалар өчен бәйрәмнең дресскоды шундый иде. Алар бергәләп күңел ачтылар, бергәләп җиңделәр дә. Бу Сабантуйның мәгънәсе җәй һәм каникуллар очрашуыннан да тирәнрәк. Бу күршелек, хөрмәт һәм уртак шатлык дәресе, аны балалар гомерлеккә истә калдыралар.
– Бу бәйрәм мөселман балалар Сабан туе дип аталса да, бәйрәмне төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен оештырдык, – дип аңлата оештыручы Миннур Шәмсетдинов. – Безнең максат – кешеләрне берләштерү. Синең нинди диндә булуың, нинди телдә сөйләшүең мөһим түгел. Шунысы мөһим: без дус-тату яшәргә тиеш.
Кунаклар халык уеннарында катнаштылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк сайлау, аркан тарту. Балалар көрәш келәме тирәсендә күңел ачтылар. Бер үк вакытта концерт мәйданчыгы да эшләде – барлык теләүчеләр иҗади номерлар белән чыктылар. Балалар арасында иң яхшы Коръән уку һәм азан әйтүгә конкурс үткәрелде. Үз яшь категориясендә беренче урынны Питрәчтән Кәрим Габдуллатыйпов алды.
– Мин Питрәч мәчетендә укыйм. Безгә пәйгамбәр тормышы турында сөйлиләр, сүрәләр укырга өйрәтәләр. Бу авыр түгел, – ди ул. Кәрим үз көчен башка ярышларда да сынап карады, тагын вокал номеры белән дә чыгыш ясады.
Һәр балага бушлай пылау өләштеләр. Аны Гыйниятуллиннар гаиләсе биргән Корбан итеннән Илфәния белән Таһир Зариповлар әзерләде. Алар Сабантуйда беренче ел гына катнашмыйлар һәм монда бөтен гаиләләре белән киләләр.
– Өлкәннәр безне шулай өйрәттеләр: уртак эшкә үз өлешеңне кертергә кирәк, – ди Илфәния Зарипова. – Без балаларыбызны да, оныкларыбызны да шулай тәрбиялибез. Ирем бөтен күңелен биреп пылау пешерде. Барысы да тәмле дип мактадылар. Алты килограмм дөге 120 тәлинкәгә җитте.
Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил Абелханов аларга һәм оештыруда катнашучыларның барысына да хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
– Бу бик дөрес һәм кирәкле эш, – дип ышана ул. – Мондый бәйрәмнәр динебезнең якты якларын күрсәтә. Оештыруда катнашкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә рәхмәте булсын. Элекэлектән, пәйгамбәр заманында ук, ата-бабаларыбыз заманында, шул еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр мөселман, татар, болгар халкы мондый бәйрәмнәр үткәргән. Бу матур традицияләрнең безнең көннәрдә дә саклануы яхшы.
Килә алмаучылар турында да онытмадылар. Бүләкләрне сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен, шулай ук СВО зонасында хезмәт итүче якташларының балалары өчен дә әзерләгәннәр. Сугышчыларның әниләрен аерым хөрмәтләделәр. Ике улын СВОда югалткан Зөлфия Габдрахмановага “Казачество России” ТР буенча төбәк бүлеге атаманы казак полковнигы Владислав Храменковтан “СВОга ярдәм иткән өчен” медален тапшырдылар.
– Оныкларыбызның һәм балаларыбызның киләчәге тыныч һәм бәхетле булсын, – диде ул һәм медаль өчен рәхмәт белдерде.
Һәркем баштан ук кем беренче урынны, өч тәкәне, унлап әтәчне алыр, дип көтте. Көрәш биш сәгать барды, шуңа күрә кечкенә кунакларның тәкәләр, әтәчләр янында фотога төшәргә мөмкинлеге бар иде. Чистай егете Раяз әтисе Илмир Хисамов белән килгән. Малай күптән түгел генә көрәш белән шөгыльләнә, инде Актаныш, Мамадыш, Арча районнарында булып кайткан. Җиңүләре дә бар: туган авылында Сабантуйда беренче урын, Яңа Чишмәдә икенче урын алган.
– Әти көрәшче, шуңа күрә мин дә көрәшергә теләдем, – ди ул.
Әтисе улы белән горурлануын таный:
– Баланың гадел көрәшүен һәм гадел җиңүен телим, – дип билгеләп үтә ул.
Шунысы гаҗәп, тәкәләрнең авырлыгы батырларның үз авырлыгыннан артып китте. Кайбер малайлар хәтта алар янында басып торырга да куркалар иде. Ләкин Миннур курыкмаска, үзенең кыйммәтле бүләген намус белән кабул итәргә өндәде. Ә барыннан да бигрәк, бу вакыйга, беренче чиратта, яшь көрәшчеләрнең әтиләренең казанышы, дип ассызыклады ул. Миннур Шәмсетдинов та элек көрәшкән. Ә бу көнне келәмгә беренче тапкыр аның дүрт яшьлек улы Муса да чыкты. Ул ярышларда иң яшь катнашучы булды.
Тәкәләрне дә иганәчеләр бүләк иткән. Икесе – Лаеш районыннан тренер Ленар Мөхәммәтҗановтан. Ул судья да булды: көне буе келәмдә көрәш барышын күзәтеп торды. Тагын бер сарыкны Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин бүләк итте. “Ак барс” кошчылык комплексы зур әтәчләр тәкъдим итте.
– Минем әти шушы авылдан, – дип сөйли Зөфәр Галиуллин. – Ул да, минем бабам кебек үк, бик яхшы көрәшче иде. Татарстанда 33 тапкыр батыр калган. Аның кушаматы да Аю булган. Мин аның хөрмәтенә тәкә бирдем. Балачактан көрәшкән балалар тормышта да җиңелмәсеннәр.
Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук РФнең Атказанган спорт мастеры, РФнең атказанган тренеры Вакыйф Тимербаев, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры, РФнең Атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров һәм башкалар бар иде.
Республиканың сигез районыннан төрле яшьтәге балалар көрәште. Ярышлар җиде авырлык категориясендә узды. Иң кече категориядә көрәшче 25 килограммга кадәр авырлыкта иде. Нәтиҗәдә, тәкәләрне көрәштә җиңгән өчен Лаеш районыннан алты яшьлек Дамир Гарипов, аның бертуган абыйсы Әмир һәм Балтачтан Даян Әхмәдуллин алып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia