Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылында мәчеткә янкорма төзиләр

Анда юыну урыны һәм дини бәйрәмнәр үткәрү өчен кечкенә зал барлыкка киләчәк. Хәзер мәчет эчендә намаз залы һәм уку сыйныфы урнашкан.

Күптән түгел авыл мәчетенә танылган якташыбыз, 17 гасырның суфый шагыйре Мәүлә Колый исеме бирелде. Шуңа күрә ул җирле халык өчен дә, авыл кунаклары өчен дә зур әһәмияткә ия. Халыкка уңайлы булсын өчен бинаны авыл халкының ярдәме һәм иганәчеләр хисабына киңәйтергә карар кылганнар. Бу көннәрдә янкорманың нигезен салдылар һәм кирпечтән цоколь катын өйделәр. Бу эшләрдә үз теләкләре белән авыл халкы һәм монда туыпүсеп, читтә яшәүче кешеләр катнашты.

Мин бу авылда тудым, монда укыдым, хәзер Зур Кабан авылында яшим һәм имам булып торам. Чытыда шундый зур эш башкарырга җыенуларын белгәч, мин гаиләм белән киңәшләштем дә, бөтен эшләремне ташлап торып бирегә ярдәмгә килдем. Минем төзелештә мастер, ташчы, прораб булып эшләү тәҗрибәм бар, – дип сөйләде Илсур Галәметдинов.

Төзелеш эшләре белән киләсе яздан ныклап шөгыльләнә башлаячаклар. Әлегә кирәкле төзелеш материаллары алына.

Җомга намазларына 25-30 кеше йөри, ә гает-намазлары вакытында 80-100 кеше җыела. Янкорманы торгызганнан соң бездә җылы тәһарәтханә һәм ифтар, ашлар үткәрерлек урын булачак, - дип билгеләп үттет мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса