Чыты авылыннан Гүзәл Идрисова: «Бөтен бәрәңге саплары каралды»
Узган ял көннәрендә минус ике градуска кадәр салкын булды. Шуның аркасында Чыты авылыннан Гүзәл Идрисова бакчасындагы бәрәңге сапларына зыян килгән. Мондый хәлне ул беренче тапкыр күрә.
– Бу 11 июньнән 12сенә каршы төндә булды. Элек салкыннан соң берничә зыян күргән үсентегә тап була идем, ләкин бу иртәдә бөтен бәрәңге саплары каралганын күрдем. Помидорларның бер өлеше зыян күрде, ә ташкабак һәм кабакка бернәрсә дә булмады. Алар күләгәдә утыралар, бәлки шуңа күрәдер. Без алдан бернинди чаралар күрмәдек, бакча бит зур, – ди хуҗабикә.
Салкын күршеләре бакчалары аша да үткән. Бакчачы Надежда Фәхретдинованың бәрәңге һәм помидор очлары каралган. Калган яшелчәләрне ул каплап коткарып калган. Аның зарарланган яшелчәләрне яшәртер өчен махсус ысулы бар.
– Авыру яфракларны эпин белән эшкәртергә кирәк, бу үсемлекләр өчен табигый адаптоген. Ул аларга туңудан һәм көчле эсседән сакланырга ярдәм итә. Эшкәртү кичен яки болытлы көнне эшләнергә тиеш, чөнки көндез аларны кояш яндырырга мөмкин. Әгәр үсентенең тамыры үлмәсә, үсемлекне шулай саклап калырга була. Дөрес, ул бераз озаграк үсәчәк. Ләкин чәчәк аткан үсентеләргә салкын зыян китерсә, алар инде уңыш бирмәячәк, – дип уртаклашты хуҗабикә.
Надежда июнь уртасына кадәр яшелчәләрне ачык туфракка утыртмаска тырыша. Аның күзәтүләре буенча, Троица вакытында һәрвакыт салкыннар була. Ул тиз өлгерә торган орлыклар сайлый, шуңа күрә уңышны башка бакчачылар белән бер вакытта җыя. Кыяр һәм помидорның салкынга чыдам сортларын сайлый. Алар октябрь ахырына кадәр уңыш бирәләр, ди. Районның кайбер авыл хуҗалыгы җирләре дә зыян күргән.
– Кукуруз һәм бәрәңге чәчүлекләренә, шәхси секторда – ачык туфрактагы яшелчәләргә бераз зыян килгән. Үсемлекләрнең яфраклары гына каралган. Зур зыян юк, чөнки салкыннар кыска вакытлы булды, – дип бәяли «Россельхозүзәк»нең Питрәч бүлеге башлыгы Хәлим Миңнебаев. – Мондый очракларда зарарланган урыннарны без микроэлементлар кушылган стресска каршы биологик препаратлар белән тукландырабыз, – дип билгеләп үтә ул.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:
Авыл хуҗалыгы культураларын төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә сакларга мөмкин. Төтен шашкасында янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз булган күп төтен чыгара торган матдә бар. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык-чабык, үлән, торф, опилка, чүп үләннәре, көнкүреш калдыклары – акрын гына яна һәм күп көл калдыра торган (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) материаллар кулланыла. Төтен җир өстенә түшәлә һәм аңа суынырга ирек бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia