Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыты җирлегендә бер ел эчендә нәрсәләр эшләргә өлгергәннәр

Бу хакта авыл башлыгы Самат Фәйзрахманов сөйләде

Авыл җыенында җирлек башлыгы Самат Фәйзрахманов 2025 елдагы эшчәнлек турында хисап тотты. Игътибар үзәгендә – авыл хуҗалыгын үстерү, юлларны ремонтлау, төзекләндерү һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай нәтиҗәләр бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар 900 мең сумга якын дәүләт ярдәме алган. Моннан тыш, җирлектә элек файдаланылмый торган 100,4 гектар җир тулысынча хуҗалык әйләнешенә кертелгән.

Юллар өлкәсендә дә шактый үзгәрешләр булган. Чыты һәм Иске Йорт авылларында республика һәм район бюджетларыннан уртак финанслау программасы кысаларында 450 метрдан артык юл төзелгән һәм ремонтланган.

Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авылларда зиратларны тәртипкә китергәннәр – агачларны кискәннәр, каты коммуналь калдыклар өчен яңа контейнер мәйданчыклары урнаштырганнар.

Ел дәвамында хәтерне саклауга һәм социаль ярдәмгә аерым игътибар бирелгән. Чыты һәм Иске Йорт авылларында Җиңүнең 80 еллыгына яңа һәйкәлләр куелган. Ветераннар, сугыш чоры балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре игътибарсыз калмаган.

- Үткән елда эшләнгән эшләр аз түгел. Ләкин моның белән генә чикләнмичә, алга таба да планнар корып яшәргә кирәк. Авыл урамнарына каты таш катламы җәясе, зиратларны тәртипкә китереп бетерәсе, чүп контейнер мәйданчыклары куясы бар. Бергә булганда, бердәм булганда бу эшләрне башкарып чыгу авыр булмас дип уйлыйм, - диде Самат Әхәт улы 2026 елга планнар турында сөйләгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса