Чыты волонтерлары хәрби хезмәткәрләр өчен меңгән артык мендәр әзерләгән
Бу эшкә даими рәвештә 10га якын кеше җәлеп ителгән
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Чыты авыл мәдәният йортының иркен фойесында тегү остаханәсе ачылган диярсең. Авыл халкы көн саен хәрби хезмәткәрләргә җибәрү өчен мендәрләр тегә. Аларның хезмәте өчен түләнми, кул эше осталары өчен иң зур бәя - әлеге мендәрләр солдатларны җылытыр һәм аларга ярдәм итәр дигән ышаныч.
Бу эшкә даими рәвештә 10га якын кеше җәлеп ителгән. Алар көн саен кичке алтыда җыела, һәм кайчакта төн уртасына кадәр монда тоткарлана.
– Гуманитар ярдәм җыю белән без махсус хәрби операция башланганнан бирле шөгыльләнәбез, – дип уртаклашты Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов. – Мендәрләрне узган ел тегә башладык. Башта без моңа ихтыяҗ юктыр, дип уйладык, һәм, нигездә, азык-төлек продуктлары, гигиена товарлары туплап җибәрә идек. Ләкин аннары егетләр үзләре бездән мендәрләр сорадылар – мин ул чагында бик гаҗәпләндем. Бүгенге көнгә без инде теккән мендәрләребезне 16 ноктага җибәрдек.
Ярдәм географиясе даими рәвештә киңәя. Миннур белән Питрәч районыннан гына түгел, Балтач, Арча, Яшел Үзән һәм башка районнардан, Казаннан килгән волонтерлар һәм хәрбиләрнең туганнары элемтәгә керә. Барлык мендәрләр дә бушлай бирелә – сугышчылар сораган күләмдә. Зуррак ачык төстәге мендәрләр госпитальләргә, ә караңгырак һәм җыйнаграк мендәрләр окопларга һәм блиндажларга җибәрелә. Алгы сызыкта әйбер бик тиз яраксыз хәлгә килә – пычрана, юешләнә һәм солдатларга нәкъ менә шундый “бер тапкыр кулланыла торган” мендәрләр кирәк. Нәкъ менә шуның өчен алар күп кирәк тә инде.
– “Бу ни өчен кирәк? Сез моны барып җитә дип уйлыйсызмы?” – дип сораучылар да бар, – ди Миннур. – Ләкин мин ышанам: әгәр безнең ярдәм адресатларга барып җитмәсә һәм файдасы булмаса, кешеләр безгә кабат-кабат мөрәҗәгать итмәс иде.
Көн саен аның янына республиканың төрле почмакларыннан гуманитар ярдәмне алу өчен генә түгел, материаллар тапшыру өчен дә киләләр, шалтыраталар. Кемдер йомшак уенчыклар бирә, алардан мендәр эченә тутырыр өчен синтепон алалар, икенчеләре тышлык тегү өчен тукыма бирә.
– Узган ел материаллар җитмәде, барыбыз да өйдән матрас һәм юрганнар алып килдек, сандыктан ситсыларны чыгардык, – дип искә ала волонтер Кобра Мөхәммәтгалиева. – Ә быел ярдәм итүчеләр артты: материалларны актив китерәләр, кешеләр чын күңелдән ярдәм күрсәтә.
Аның белән бергә кызы Ләйлә Фатыйхова да эшли, ул да шушы мәдәният йортында хезмәт куя. Көндез төп вазифаларыннан соң ул әнисенә ярдәм итү һәм уртак изге эшкә кушылу өчен кичен яңадан эшкә килә.
– Мин соңгы этапта эшлим, – дип аңлата волонтер Миләүшә Шәйхетдинова. – Башта без тукыманы кисәбез, аннары тегүчеләр машинкаларда тышлык тегә, шуннан соң без аларны синтепон белән тутырабыз. Һәм, ниһаять, без мендәрләрне кулдан тегеп бетерәбез. Һәр мендәргә күңел җылыбыз салынган, барыбыз да үз өлешебезне кертергә телибез. Без монда тынычлыкта яшәсен өчен солдатлар безне саклый бит.
Биредә күп кенә операцияләр махсус белем таләп итми, әмма тегү машинасында эшләү өчен тәҗрибә кирәк. Фирдия Буранова 16 яшеннән тегә, эш стажы зур.
– Миннур, ярдәм кирәк, диде, һәм мин шунда ук ярдәм итәргә ашыктым, – ди ул. – Көненә иллеләп мендәр тегә алам, кайчак эшемне өйгә алып кайтам. Егетләрнең яшәү шартларын аз гына булса да яхшырту өчен ничек тә ярдәм итәсем килә.
Әгәр элек монда зур булмаган йомшак мендәрләр генә ясасалар, хәзер ассортимент “сөякләр” белән тулыланган – бу госпитальләрдәге яралылар өчен махсус мендәрләр. Аларны тегү технологиясенә Арча районыннан профессиональ тегүче һәм портьер салоны хуҗасы Йолдыз Җәләева өйрәткән.
– Мин андый мендәрләр ясый беләм, шуңа күрә бирегә башта волонтерларны өйрәтергә килдем, – дип аңлатты Йолдыз. – Хәзер көн саен машина тутырып материаллар алып киләм.
Йолдыз өчен бу ярдәм тирән шәхси мәгънәгә ия. Аның үзенә дә операция таләп ителә, әмма килеп туган хәл аркасында әлегә аны ясата алмый. Яралыларга медицина ярдәме күрсәтү темасы аңа аеруча якын. Үзенең авырлыкларына карамастан, ул башкалар турында кайгыртуын дәвам итә.
Волонтерлар көче белән 300гә якын “сөяк” һәм 1000нән артык гади мендәрләр тутырылган инде. Тегү белән параллель рәвештә башка төрле гуманитар ярдәм җыю да дәвам итә. Биредә азык-төлек, окоп шәмнәре, бәйләнгән җылы оекбашлар, шулай ук өйдән солдатлар өчен кайнатмалар белән посылкалар әзерлиләр. Волонтерлар, болар барысы да егетләргә өй җылысын һәм үзләрен онытмауларын, көтүләрен искә төшереп торыр, дип өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia