Дәүләт хезмәтләре порталында бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин
Бу хакта республиканың Юстиция министрлыгы хәбәр итә
Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәзер юристлардан бушлай консультация алып була. Яңа сервис «Тормыш ситуацияләре» бүлегендә барлыкка килде һәм белгечләр белән оператив элемтәгә керергә мөмкинлек бирә.
Бу хокукый ярдәм алуны җиңеләйтергә һәм гражданнарны мошенниклардан якларга тиеш. Шәхси кабинет аша шәхси кабул итүгә язылып кына калмыйча, телефон аша яки онлайн-форматта консультация сайларга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia