«Дәүләт хезмәтләре» порталында ЗАГСтан белешмә һәм таныклык алып була
Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталында ЗАГСтан таныклыкка яки белешмәгә заказ бирергә һәм аларны якындагы бүлектән яки күп функцияле үзәктән алырга була.
Шулай итеп, әгәр гражданин башта ук документның кәгазь вариантын алмаган, югалткан яки бозган очракта бала туу, никах, аерылышу, үлем, исем алыштыру һәм әтисен ачыклау турында таныклык, пенсия, пособие һәм килешү төзү өчен кирәкле белешмәләрне онлайн алырга була.
Гариза бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә теркәлү кирәк. Гаризаны тутырганда уңайлы урнашкан ЗАГС яисә күп функцияле үзәкне, документ алу көнен һәм вакытын сайлагыз. Беренче тапкыр таныклык алганда, аның өчен түләргә кирәкми. Таныклыкка яки белешмәгә кабат заказ биргәндә, пошлина түләргә кирәк», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia