Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ДЦП диагнозлы питрәчле Марс Газизов: «Минем башка чарам юк»

Балачакта егетнең тормышында бәхетсезлек очрагы була, ул аның сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян китерә. Шуңа да карамастан, ул гадәти тормыш алып бара.

Бу хәл биш яшьлек малай балалар бакчасында урамда йөргәндә килеп чыга. Ул агач башына менә һәм җиргә башы белән егылып төшә. Балага шулкадәр нык зыян килә, беренче ике атнада ул караваттан бер дә тормый. Аңа балалар церебраль параличы диагнозы куела.

Марс ул вакытта ничек һәм ни өчен шундый куркыныч уенга мавыгуын хәтерләми. Тәрбиячеләр күреп бетермәгәнме. Ләкин буласы булган инде. Шул хәлдән соң ул сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән балага әверелә. Башта ул гадәти мәктәпкә йөри, ләкин уку күрсәткечләре түбән була, шуңа күрә аны коррекция мәктәбенә бирәләр. Анда ул башкалардан яхшырак укый һәм малайны элеккеге белем бирү учреждениесенә кире кайтаралар, әмма уку программасын бераз гадиләштерәләр.

2009 елда ул әти-әнисе белән Төрекмәнстаннан безнең районга күченә, монда яшәүче туганнары янына кайтып урнашалар. Егет Ленино-Кокушкино авылында һөнәри лицейда хисапчы- кассир белгечлеген ала.

Ике ел элек ул социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге урнашкан бинада сакчы булып эшкә урнашкан. Буш вакытларында фитнес белән мавыга, анда ул гантельләр күтәреп кенә калмый, ә кроссфит белән дә шөгыльләнә – бу чыдамлык һәм көч өчен югары интенсивлы күнегү комплексы. Шулай ук наратлыкта җәяү йөрергә, йөгерергә ярата. Ләкин әлегә күптән түгел генә кичергән операция аркасында спорт белән шөгыльләнүен ярты елга туктатып торган. Кичләрен китаплар укый, популяр психологиягә, тарихка өстенлек бирә.

Марс һәрвакыт әтисе кебек еракка йөрүче машина йөртергә теләгән. Ләкин ул, сәламәтлеге чикләнгән кеше, машина йөртү таныклыгын ала алмый дип уйлаган. Күптән түгел генә моның тормышка ашырлык теләк булуын белә. Автомәктәпкә укырга керергә җыена. Тиздән машина йөртермен дип өметләнә. Ул шулай ук үзенә тиң ярын очратырга тели. 

Аның авыруы тышкы яктан уң аяк һәм кул хәрәкәтләрендә күренә. Бу, әлбәттә, тирәюньдәгеләргә сизелә.

– Әлбәттә, урамда барганда үтеп баручыларның борыла-борыла әйләнеп караулары күңелле түгел. Ләкин мин моңа хәзер тыныч карарга тырышам. Минем башка чарам юк, җайлашырга туры килә, шуңа күрә мин үз сәламәтлегем мөмкинлекләреннән чыгып башкалар кебек яшәргә тырышам. Күңелем төшсә, үз-үземне тынычландырам, һәм алга атлыйм, – дип сүзен йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса