Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыя
Акча җыю бүгенге көннән ачык дип игълан ителә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итә. Җыелган акчага иң беренче чиратта термокием, җылы оекбашлар һәм перчаткалар, аптечкалар, армия өчен хәләл коры паеклар, тушенка сатып алырга һәм җибәрергә кирәк, диелә нәзарәт сайтында.
Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Акча җыю өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia