Дәүләт хезмәтләре порталына чит илләрдән керү вакытлыча чикләнгән
Техник хезмәтләр бу мәсьәләне хәл итә, якын арада башка илләрдән дәүләт хезмәтләренә керү яңадан мөмкин булачак.
Чит илләрдән дәүләт хезмәтләре порталына керү вакытлыча чикләнгән. Мондый карар DDoS-һөҗүм куркынычы арту сәбәпле кабул ителде, дип хәбәр итә «Объясняем.рф» порталы.
Техник хезмәтләр бу мәсьәләне хәл итә, якын арада башка илләрдән дәүләт хезмәтләренә керү яңадан мөмкин булачак», — диелә хәбәрдә.
«Объясняем.рф» мәгълүмат порталын булдыру турында Россия Хөкүмәте белдерде. Биредә россиялеләрне кызыксындырган төрле сорауларга оператив, тикшерелгән һәм рәсми мәгълүмат җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia