Дүрт йөзгә якын бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде
Ата-аналар, укытучылар август ае буе мөһим, җаваплы көнгә – яңа уку елы башлануына, Белем көненә тырышып әзерләнде. Бу катлаулы чорны бәйрәм белән башлап җибәрү, дөрестән дә матур традиция. Чәчәк бәйләмнәре, ап-ак бантлар, матур теләкләр һәм беренче кыңгырау чыңлавы... Көз беренче сентябрьнең әлеге гаҗәеп мизгелләреннән башка башланып китсә, бик күңелсез булыр иде.
Бу уку елына Питрәч мәктәпләрендә 400гә якын бала тәүге тапкыр парта артларына утырды. Бездә беренче сыйныфка укырга керүчеләр саны арта бара. Район үзәгенең беренче мәктәбендә өч беренче сыйныф тупладылар, монда мәктәп гаиләсенә 70 бала кушылды.
– Мин дүртенче тапкыр беренче сыйныфларны кабул итәм, – диде беренче мәктәпнең беренче сыйныф укытучысы Гөлнара Шәрипова. – Әлбәттә, әлегә без барыбыз да бик нык дулкынланабыз. Әлегә балалар ияләнмәгән, аларга барысы да ят. Ә безгә укытучыларга аларны белем дөньясы белән таныштырырга, күп нәрсәләргә өйрәтергә кирәк булачак. Беренче дәресне танышудан башлыйбыз, без алар белән бик дуслашырбыз дип ышанам.
- Без инде кайбер ата-аналар белән уку елы башланганчы ук танышырга да, эшләргә дә өлгердек, – диде тагын бер беренче сыйныф укытучысы Маргарита Хрущева. – Бергәләп сыйныф бүлмәсен әзерләдек, балалар тырышып укысын өчен барлык уңайлыкларны тудырдык, алар бит күп вакытларын мәктәптә уздырачак.
- Бүген кызыбыз Самирә беренче сыйныфка бара, - ди әнисе Гөлнара Насыйбуллина. - Борчылабыз, әлбәттә, әмма без әзерләндек, барлык кирәк-яракларны сатып алдык. Укытучыбыз яхшы, алда безне кызыклы тормыш көтә, кызыбызның укыйсы килә һәм без бу теләкне һәрьяклап хуплаячакбыз.
- Гаиләдә инде икенче беренче сыйныф укучысы булса да, без бик дулкынланабыз, - диләр кечкенә Анитаның әти-әниләре Людмила һәм Валерий Козловлар. - Ә тәҗрибә инде бар, шуңа күрә бар да яхшы булачак.
Мәктәп җитәкчесе исә һәркемнең күңелен күтәреп җибәрде:
- Безнең мәктәптә иң яхшы укытучылар эшли, без үз укучыларыбыз белән дә горурланабыз. Һәм, алар белән район һәм бөтен республика горурлансын өчен, һичшиксез, барысын да эшләячәкбез, - дип ассызыклады беренче мәктәп директоры Фәридә Дәүләтшина.
Каникуллар вакытында малайлар һәм кызларның режим үтәлеше, әлбәттә инде, контрольдә тотылмый. Балаларны телефоннардан һәм планшетлардан аеру һәм файдалырак эшчәнлеккә җәлеп итү җиңел булмаса да, бик бу кирәкле эш. Сүз уңаеннан, район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, быелгы уку елында укучыларның буш вакытларын шахмат уеннары һәм өстәл теннисына җәлеп итү планлаштырыла.
Балаларның мәктәптәге тормышлары үзләреннән генә түгел, аларның укытучыларыннан, әти-әниләреннән дә торачак. Ә әлегә ял иткән балалар, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары дәртле, энергияле.
- Мин бу көнне шундый озак көттем! Бик тә укырга телим, мин бит үсәм, ә балалар бакчасында безнең дәресләр булмады, - дип тәэсирләре белән уртаклашты беренче сыйныф укучысы Рита Сагиева. - Мин инде өйдә булган бөтен китапларны да укып бетердем. Минем олы апам бар, ул инде икенче сыйныфта укый, шулай ук ул да миңа тырышырга кушты, ә мин, һичшиксез, аның киңәшенә колак салачакмын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа