Дәһшәтле сугыш елларын онытмау - безнең бурыч
1941-1945 елларда Ватан өчен барган коточкыч сугышта миллионлаган совет солдатларының гомере өзелә.
Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә саклана, алар турында архивлардан, белешмәлекләрдән, энциклопедияләрдән, фотоальбомнардан, мәрмәр һәйкәлләрдән, истәлекләр битләреннән укып белергә, музей экспозицияләрендә күрергә була. Бөек Җиңү турындагы истәлекләрне саклап калырга, сугыш геройларының тарихын буыннан-буынга тапшырырга эзләнү отрядлары ярдәм итә. Алар бүген дә кайчандыр каты сугышлар барган урыннарда экспедицияләрдә булалар һәм табылдыклар белән кайталар.
Эзләү отрядларының эш көннәре, аларның ирекле эшенең мөһимлеге һәм әһәмияте турында Питрәч икенче мәктәбе укучыларына «Легион» хәрби-патриотик отряды» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Александр Александров сөйләде.
Шулай ук балалар өчен кызыклы күргәзмә тәкъдим ителде. Малайларны барыннан да бигрәк Совет һәм немец кораллары кызыксындырды. Кунак чыгыш ясаган вакытта алар барысын да кызыксынып карадылар, ә ул рөхсәт иткәч, якыннанрак танышырга, һәр нәрсәне тотып карарга теләделәр.
Кызлар исә шлем, гильзалар, сапер көрәге, граната һәм башка хәрби кирәк-яраклар белән таныштылар, аларны сәяхәт вакытында эзтабарлар отрядлары тапкан.
Күргәзмәдә шул чор гаскәрләрендә киеп йөргән форманы да күрсәттеләр. Экспонатлар ике атна дәвамында безнең туган якны өйрәнү музеенда булачак.
- Эзтабарлар сафына керергә теләүчеләр һәрвакыт күп. Безгә мәктәп укучылары да, студентлар да килә, - дип билгеләп үтте Александр Александров. - Мондый очрашуларны еш уздырабыз. Укучыларга ошый. Алар бу предметларны телевизордан яки фотосурәтләрдән күргәннәр. Барысы да күз алдында булгач, бөтенләй башкача, - диде ул.
- Мин эзтабарлар отрядларында катнашучыларга сокланам. Кыенлыкларга карамастан, алар ерак араларны үтәләр һәм эзләүдән туктамыйлар. Безгә мини-музей да алып килделәр, кулыңа чын хәрби корал тоту һәм сугыш кырыннан булган предметларга кагылу, әйтеп бетергесез тойгылар уята, - дип кичерешләре белән уртаклашты сигезенче сыйныф укучысы Клементий Гуслистов.
Эзләү хәрәкәтләре казу эшләре белән генә шөгыльләнмичә, хәрби реконструкцияләрдә дә катнашалар. Алар Әлбәден авылында узган «Әлбәден-2019» вакыйгалы фестивалендә дә булдылар.
- Без «Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр» проектын 2020 елда да дәвам итәчәкбез, әмма аны «Геройны хәтерлә» дип атаячакбыз. Ул якташыбыз, Брест крепостенең легендар сакчысы Петр Михайлович Гавриловка багышлана. Киләсе елда аның тууына 120 ел тула, - дип сөйләде вакыйгаларны оештыручы Наилә Таҗиева. – Хәзер без вафат булган ветераннарыбыз урынына, мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү эшен дәвам итә алырлык – аларга хәрби традицияләр, хәрби дуслык, геройларыбыз турында сөйләүче кешеләрне эзлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа