Дуңгыз сатып алганчы, документларны тикшерегез
Йорт дуңгызлары арасында африка чумасы буенча карантин режимында өч учак исәпләнә: Новгород, Самара өлкәләрендә һәм Ставрополь краенда.
Кыргый фаунада африка чумасы буенча карантин режимында 40 учак исәпләнә - Ленинград, Орел, Амур, Самара өлкәләрендә, Еврей автономияле өлкәсендә, Приморье краенда. Эре мөгезле терлекләрдә ящур буенча карантин режимында Россия Федерациясенең Забайкалье краенда, Тверь һәм Псков өлкәләрендә сарыклар һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы (оспа) буенча 17 учак теркәлгән. РФнең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә терлекләр бруцеллезының 15 учагы ачыкланды.
Соңгы вакытта Россиянең төрле төбәкләрендә терлек һәм кош-корт алып кайту, сату очраклары артты. Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортларын сату сезоны башлану сәбәпле, йогышлы авырулар таралу куркынычы бар. Мондый хәл булмасын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы хайваннарын төрле төбәкләрдән: Башкортстаннан, Оренбург, Саратов, Киров һәм башка өлкәләрдән алып киләләр. Шәхси хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына, терлек һәм кош-корт сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче гражданнарга үзләренең район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә теркәлергә кирәк. Татарстан Республикасыннан читтән терлек һәм кош-корт кайтаруны планлаштырганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Моның өчен шулай ук район ветеринария берләшмәләренә гариза бирергә кирәк. Читтән зарарлы авырулар буенча имин булган төбәкләрнең сәламәт хайваннары гына кертелә. Рөхсәтнамә булган очракта, хайваннарны алып керергә мөмкин.
Карантин үткәргәннән соң китерелгән авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын ирекле сату бары тик рәсми ветеринария документлары белән генә, билгеләнгән сәүдә урыннарында башкарма комитет рөхсәте белән генә башкарыла. Эшмәкәр карантинны ай дәвамында ветеринария табибы күзәтүе астында үткәрергә тиеш. Авырулар булмаганда ветеринария документлары бирелә. Ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә, районнан читкә алып керергә һәм чыгарылырга тиешле хайваннар ветеринария таныклыклары белән озатыла, ә административ район эчендә йөргәндә ветеринария белешмәсе рәсмиләштерелә. Күңелсезлекләр булмасын өчен рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында ветеринария документларыннан башка терлекләр сатып алырга киңәш ителми. Барлык очракларда да терлекләр сатып алу өчен кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә 8(84367)3-12-54 телефоны буенча профилактик һәм эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа