Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатерина Андронова: “Хәйриячелеккә күпме акча тотканымны санаганым юк”

Бүген меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә

Бизнесмен, “ТР эшлекле хатын-кызлары” оешмасы әгъзасы, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова безнең районга эш буенча килгән, ә нәтиҗәдә күп кенә питрәчлеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй үз кешегә әйләнгән.

БЕР КЕШЕГӘ ИГЪТИБАР КҮРСӘТҮДӘН БАШЛАП БӨТЕН АВЫЛ ӨЧЕН ЗУР ПРОЕКТЛАРГА КАДӘР

Екатерина Александровна һәрвакыт һәм һәр җирдә беренче булырга тырыша. Лидерлык сыйфатларын ул мәктәп елларында ук күрсәтә башлый. Катя вокал белән шөгыльләнә, хорда җырлый, башка талантлы балалар белән ил буйлап гастрольләрдә була. Шуңа күрә яшьлек хыялларында үзен җырчы итеп күз алдына китерә. Соңрак телләр белән мавыга башлый, инглиз, француз телләрен өйрәнә, олимпиадаларда катнаша. Югары сыйныфларда Түбән Новгород халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә карар итә. Әмма әти-әнисе кызларын еракка җибәрергә куркалар һәм зур мөмкинлекләр булган Татарстан башкаласында калырга күндерәләр. Ул вакытта җиңел сәнәгать техникумында туктала, бу уку йорты алар өчен бик якын, чөнки әбисе ТАССРның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре мактаулы исемен йөртә. Екатерина профессиональ мех эшкәртүче, тире, күн курткаларны ремонтлаучы һәм ясаучы оста һөнәрен үзләштерә. Екатеринага бер урында утыру авыр бирелә, хәрәкәт җитми. Шуңа күрә кияүгә чыккач һәм балалары тугач, ул “Оешмалар менеджменты” белгечлеге буенча институт тәмамлый.

«Бик күп мөрәҗәгатьләр килә, аларны сайлап алырга туры килә. Чөнки һәркайсына ярдәм итү мөмкин түгел. Чыннан да моңа мохтаҗ булганнарга ярдәм итәм».

Бүген аларның ире белән кәрәзле элемтә өлкәсендә уртак бизнеслары бар. Питрәчкә ул эшлекле тәкъдим белән килгән һәм рөхсәт алган. Шул вакыттан бирле Екатерина Александровна безнең район белән бәйле. Монда җирле халык белән тыгыз аралаша башлый, аны таный башлыйлар, уңышлы бизнесмен буларак финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның ярдәме белән Колайның “Колокольчик” балалар бакчасында уен мәйданчыгында яңа җиһазлар барлыкка килә. Яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырыла. Мондый чыршыны Казанның яшь артистларыннан интерактив программа һәм татлы бүләкләр белән өч тапкыр оештырганнар инде.

Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты буларак, нәкъ менә районның бу өлешендә файдалы һәм кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга тырыша: бер кешегә игътибар күрсәтүдән башлап, бөтен авыл өчен зур проектларга кадәр эшли. Ул өлкән яшьтәге кешеләрне килеп, туган көннәре һәм бәйрәмнәр белән котлый, аларга азыктөлек җыелмалары, өй өчен кирәкле әйберләр бүләк итә. Быел яз Салкын Чишмә янында балалар мәйданчыгы төзи башларга планлаштыралар. Екатерина Александровна яхшы эшкә көллият студентларын, булачак эретеп ябыштыручыларны, төзүчеләрне, төрле эшчеләрне җәлеп итү турында уйлана. Махсус хәрби операция зонасындагыларга зур игътибар бирә. “Көмеш волонтерлар” шул ук Яшьләр үзәгендә маскировка челтәрләре үрә, ә ул моның өчен күп тапкырлар кирәкле материаллар сатып алган.

“ГАДИ ВОЛОНТЕР БУЛЫП ТА, КҮП ЯХШЫЛЫКЛАР ЭШЛӘРГӘ БУЛА”

– Мин үзем өчен тормыш миссиясен сайладым, үз тирәмдә битараф булмаган кешеләрне берләштерү һәм бергә дөньяны яхшырак итү, сәер яңгыраса да, бу чыннан да шулай. Чөнки мин ярдәм итәргә мөмкинлегем барлыгын аңладым, ә нигә ярдәм итмәскә ди?! Мин хәйриячелеккә күпме акча тотуымны санамыйм. Әйе, мин зур өлеш кертәм, ләкин мин моны үзем генә эшләмим. Мин төрле бизнес җәмгыятьләре белән яхшы элемтәләр урнаштырдым, алар да ярдәм күрсәтәләр. Без шулай көчләрне берләштереп уртак максатларга ирешәбез. Мин тирә-юньдәгеләрнең мине яхшы яктан белүләрен һәм шулай истә калдыруларын телим, – дип билгеләп үтте Екатерина Александровна.

Ул Казанда яши, безнең районда атнага ким дигәндә ике тапкыр була, биредә дача алырга тели. Ире белән аларның ике баласы бар – улы һәм кызы. Андроновлар инде яшь әби белән бабай, аларның ике яшьлек София исемле оныклары бар. Балаларга карата ул аеруча кайгыртучан, еш кына “Шатлык” приютына килә. Имин булмаган гаиләдәге бер кызга бик нык ияләшә, аны кайгырта. Бәхеткә, аны инде тәрбиягә алганнар. Екатерина Александровна хәзер аның әнисе белән дә аралаша.

«Күпләр, акча булганда гына хәйрия эшләрен башкарырга мөмкин, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел. Гади волонтер булырга һәм күп яхшылык эшләргә, анда финанс яктан булмаса, рухи, физик яктан катнашырга мөмкин».

Ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, быел ГТОның алтын билгесенә лаек булган, чаңгыда шуа, кадакларда басып тора. Хәзер “Мисс һәм миссис Бизнес Татарстан” конкурсында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса