Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатерина Степановна: «Һәрвакыт белемгә омтылыгыз»

Колай авылыннан Екатерина Ивановага 90 яшь тулды. Ул бөтен гомерен хайваннар дәвалауга багышлаган.

Барысы да ветеранны ярдәмчел, хезмәт сөючән һәм кунакчыл кеше буларак беләләр. Екатерина Степановна бик зур тормыш юлы үткән.

Ул Нурлат районында туа. Ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Колай совхозына килеп урнаша. Биредә үз белемен  файдаланып озак еллар хезмәт куя.

- Мин һәрвакыт намус белән эшләдем. Әле дә хәтерлим, минем янга Казаннан һәм Рязаньнан килгәннәр иде, аларның көненә берничә бозау үлә торган булган. Мин ул чакта «Ветеринария» журналын яздырып ала һәм аны башыннан ахырына кадәр укый идем. Анда бик кызыклы мәкаләләр, киңәшләр бар иде, мин аларны эштә куллана башладым. Нәтиҗәләр уңай булды һәм барысы да миңа рәхмәт белдерә башлады. Ә мин аларга: “Газета, журналлар укыгыз, укудан туктамагыз”, дип җавап бирә идем, - ди ул.

Бүгенге көндә юбиляр кызы белән яши. Аның барлыгы өч баласы булган, ике кызы гына исән. Тагын биш оныгы һәм шул кадәр оныкчыгы бар. Екатерина Степановна  үз тормышына зарланмый, ул барысы өчен дә рәхмәтле.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм «Кайгырту» үзәге директоры Эльвира Хәйруллина килде. Кунаклар Екатерина Степановнага район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Безнең юбиляр