Экология министрлыгы салкыннарда кошларны ашатырга чакыра
Бу хакта ведомствоның Телеграм-каналында әйтелә.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикада яшәүчеләрне аномаль салкыннарда кошларны ашатырга чакырды.
«Безнең хезмәткәрләрнең балалары салкыннарда кече туганнарыбыз турында онытмауны сорый», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.
Кошларга өстәмә азык буларак көнбагыш һәм ярмалар ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia