Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элеккеге фашист концлагеры тоткыны хәзер Питрәч районында яши

Истәлекле көндә район башлыгы Илһам Кашапов аның янында булды.

11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә, ул Бухенвальд концлагеры тоткыннарының баш күтәрүе истәлегенә билгеләнгән. Мария Петровна безнең районның Көек авылында нибары бер ай гына яши. Гомере буе ул Смоленск өлкәсендә яшәгән. Ире үлгәннән соң, улы Вячеслав Васильевич хатыны Алсу Равилевна белән бергә, аны үзләре янына күченергә күндерәләр. Мария Чепелкина 1941 елда сугышның сигезенче көнендә - 30 июньдә Смоленск өлкәсенең Сафоновск районы Семеновка авылында туган. Фашист Германиясе бу өлкәдә яшәүчеләргә беренчеләрдән булып һөҗүм итә, монда иң канкойгыч сугышлар була. Фашистлар авылның яртысын яндыра, хатын-кызларны, яшүсмерләрне һәм балаларны концлагерьга алып китәләр. Кечкенә Маша белән әнисе Евдокия Семеновна һәм аның олы абыйсы алар арасында була. Әтисе Петр Васильевич сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Карт әбине өйдә калдыралар, фашистларны бары тик эшкә яраклы кешеләр генә кызыксындыра. Ә тормыш юлын яңа гына башлаган балаларны, белгәнебезчә, биологик чимал буларак кулланганнар яки кол иткәннәр. Әмма бу юлы аларның планнары тормышка ашмый.

– Әни сөйләвенчә, башта алар җәяүләп Вышегор станциясенә кадәр барып җитәләр, анда аларны товар поездына утырталар да Украинаның Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәренә җибәрәләр. Без анда алты айдан артык булганбыз. Совет Армиясе Чернигов өлкәсен азат итә һәм безне кире авылыбызга кайтаралар. Безнең йортыбыз исән калган була, әни колхозда эшләвен дәвам итә. Лагерьдагы тормыш турында әнием искә төшерергә яратмады һәм бу турыда бернәрсә дә сөйләмәде. Ул ризык бик аз булуын һәм күп эшләргә мәҗбүр иткәннәрен генә әйтә иде. Әлбәттә, мин моны хәтерләмим. Минем беренче хатирәләрем әти белән бәйле. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, әсирлеккә эләгә. Аларны урман аша машина кузовында атарга алып барганда, ул берничә иптәше белән качарга карар итә. Атсалар-аталар, дип уйлыйлар алар. Ул исән кала, өйгә кайта. Безнең авыл старостасы аңа көндез идән астында утырырга куша, ә төнлә мөмкинлек тугач, аны партизаннар янына озата. Сугыштан соң әтиемнең фронттан кайтканын хәтерлим. Миңа биш-алты яшь иде, мин аякларны селкеп капка төбендә эскәмиядә утыра идем, шунда ул килеп: «Ә бу кем кызы?» - дип сорады. Ә мин аныкы икән, – ди елмаеп Мария Петровна.

Истәлекле көндә район башлыгы Илһам Кашапов аның янында булды.

– Бу дата безгә мондый вакыйгаларның кабатлануына юл куярга ярамаганын искә төшерә. Фашизмга җирдә урын юк. Без сезнең хәзер безнең районда яшәвегезгә бик шат, сезнең белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте ул һәм Мария Петровнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

Безнең районда бүгенге көндә фашист лагерьлары аша үткән өч кеше яши. Бу Мария Чепелкина, Василий Литвинов (шулай ук Көек авылында яши) һәм Званка авылыннан Исмәгыйль Габдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса