Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элеккеге хәрбиләрне яшьләр белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар

Бу хакта Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде.

Демобилизацияләнгән хәрбиләрне 16 марттан «Синең героең» проекты кысаларында остаз булырга өйрәтә башлыйлар, программа Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларны адаптацияләүне тәэмин итәргә һәм аларны яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасына кертеп җибәрү өчен булдырылган. 

«Системалы тәрбия эшеннән, үсеп килә торган буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Шул ук вакытта чын патриотизм гамәлләр таләп итә. Әгәр дә син берәр нәрсәне чыннан да яратасың икән, моның өчен нәрсәдер эшләргә телисең. Бүгенге көндә яшьләрне патриотик эшчәнлеккә аеруча җәлеп итәргә кирәк», – дип яза ТАСС түрәнең сүзләрен.

Махсус операциядә катнашучылар «Машук» белем бирү үзәгендә укыганнан соң патриотик тәрбия үзәкләренә һәм яшьләр үзәкләренә, шулай ук югары белем бирү оешмаларына, «Беренчеләр хәрәкәте» дип аталган Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәләренә, балалар лагерьларына, хәрби-патриотик клубларга һәм берләшмәләргә эшкә урнаша алачак.

Проектны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Роспатриот» программасы кысаларында гамәлгә ашырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса