Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу Шәледә янгынга китергән

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

8 июнь кичендә Шәле авылында зур янгын чыгып, Кызыл Йолдыз урамындагы йорт һәм каралты-кураларны тулысынча юк итә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

20 сәгать 22 минутта 126 нчы янгын сүндерү-коткару часте пультына хәвефле сигнал килә. Урынга шундук Шәледәге янгын бүлекчәсеннән һәм район үзәгеннән коткаручылар чыга.

– Янгын объекты кирпеч стеналы һәм такта белән бүленгән 120 квадрат метр мәйданлы торак йорт иде, – дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков. – Йорт белән бер түбә астында мунча, сарай һәм гараж булган, бу исә утның бик тиз таралуына китергән.

Янгынның кичке вакытта килеп чыгуы, анда яшәүчеләр әле йокламаган булуы һәм вакытында өйдән чыгып китә алулары аркасында фаҗигане булдырмый кала алганнар. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Роман Пушков аңлатканча, күп кенә авыл йортларында электр үткәргечләре күптән искергән һәм алыштыруны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса