Елена Корбанова: «Балаларымны яратам, алар өчен яшим»
Еленаның алты баласы бар - биш кыз һәм бер малай.
ИҢ ОЛЫСЫНА - 22, ИҢ КЕЧЕСЕНӘ БЕР ЯШЬ
Күп балалы ананың көне 6.30 сәгатьтә башлана. Ул көн саен бер үк вакытта уяна да, көндәлек эшенә керешә. Тик бу хезмәт өчен аңа беркем дә акча түләми, ә кочаклап-үбеп рәхмәт кенә әйтәләр. Ул эшен иртәнге аш пешерүдән башлый. Аннары мәктәптә укучы ике баласын һәм балалар бакчасына йөрүче ике сабыен уята. Әзерләнеп беткәч, аларны әтиләре илтеп куя. Ана кеше кечкенә кызы Мелисса белән өйдә кала, аңа бер яшь тә өч ай. Алар да өйдә генә утырмыйлар, кайвакыт азык-төлек алырга чыгалар, әбиләре янына хәл белергә баралар. Көләч йөзле, зифа буйлы, пөхтә – миңа Еленаны тасвирлап бирүләрен сорасалар, аның турында шулай дияр идем. Ул мине уңайлы иркен кухняга алып керде, ә анда балалар күңел ачалар иде. Мин тагын санарга керештем. Монда алар дүртәү булып чыкты. Барысы да шундый кечкенәләр! Аларга якынча бер яшьтән алып ун яшькә кадәр. Шул чакта икенче каттан олырак кыз төште дә, үзеннән кечеләргә тавышланмаска кушты. Барысы да тын калды. Бу гаиләдә икенче бала Дарья икән, ул җиденче сыйныфта укый. Ә олы кызлары Александрага 22 яшь, ул Казан химия-технология институты студенты, шәһәрдә яши. Елена горурланып аның ике эштә эшләвен әйтте.
Ленино-Кокушкино авылының яңа урамындагы бу шәхси йортка, монда әле юл да, газ да юк, гаилә 2020 елда күченгән. Бу урында җирне аларга «күп балалы гаилә» статусы өчен бушлай биргәннәр. Гаилә субсидия алган һәм әкренләп үз йортын төзегән. Йорт шактый иркен. Барысы да үз бүлмәләренә таралышкач тып-тын булып кала. Фатирда барысы да күз алдында иде, дип шаярта хәзер әти-әни.
БЕРЕНЧЕ БАЛАСЫН 18 ЯШЕНДӘ ТАПКАН
- Елена, сез балачакта шундый зур гаилә турында хыялландыгызмы? – дип кызыксындым мин.
– Ул турыда уйлап та караганым булмады. Бер яшь аермасы белән ике балам булуын теләдем. Чөнки минем абыем белән яшь аермасы җиде ел. Миңа аның белән кызык түгел иде. Үзем генә түгел, берәү дә мине күп балалы булыр, дип уйламагандыр. Математика укытучысы хәзер дә очрашканда миңа: «Лена, мин синең балаларың күп булыр, дип уйламаган идем», ди, – дип сөйли күп балалы ана.
Ул беренче баласын 18 яшендә тапкан. Башка бала табарга теләмәсә дә, кызы үзенә сеңел сорый башлаган. Тугыз елдан соң Елена икенче тапкыр әни булган. Ләкин ул тиздән аерылышкан. Ул машина йөртү таныклыгы алыр өчен укырга булган. 2010 елда булачак ире Илнар белән бергә машина йөртергә өйрәнгәннәр, шунда танышканнар да. Бер елдан соң өйләнешкәннәр. Ул бер дә икеләнмичә аны ике бала белән хатынлыкка алган, аларны үз балаларыдай күрә. Әлбәттә, алар уртак балалары булуын бик теләгән. Тагын бер кыз Авелина дөньяга килгән. Дүртенче баласын малай булыр, дип көткән әни. Шулай булган да, малайга Әскәр дип исем кушканнар. Алар артыннан тагын ике бала – Амелия һәм Мелисса туган. Елена барлык балаларын да үзе табуы турында әйтеп узды.
– Безнең балалар – кыяфәтләре буенча да, холыклары буенча да төрле. Иң олысы укуга бик бирелгән, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. Дашаның үз шөгыльләре бар, спорт белән мавыга, көрәшкә йөри. Авелина рәсем ясарга ярата, Әскәр шахмат белән мавыга, - дип Елена мине үз балаларының хоббилары белән таныштырып чыкты.
Белеме буенча ул икътисадчы, соңгы эш урыны кошчылык фабрикасы була. Анда инкубатор операторы булып эшли ул. Елена эшкә чыгарга тели, ләкин аңа кичке дүрткә кадәр генә эшли торган график кирәк.
«БЕЗ БИК КҮП, Ә ӘНИ БЕРӘҮ ГЕНӘ»
Теләсә кайсы гаиләдә, бигрәк тә күп балалы гаиләдә, кайчагында уенчыклар бүлешәләр, бәхәсләшәләр. Яшермиләр, гаиләдә төрле чаклар була. Мондый хәлләр азрак булсын өчен, атааналар балаларын нәрсә белән булса да мавыктырырга тырышалар. Кичләрен бергәләп торт, өчпочмаклар пешерәләр. Кайвакыт уртанчы кыз Авелина кечкенә балалар өчен күңел ачу уеннары уйлап таба, алар белән укытучы, табиб, тәрбияче, пешекче булып уйныйлар. Ә декабрь башында алар барысы да бер өстәл артына утырып Кыш Бабайга хат яза.
– Мин бүләккә сәгать һәм ике машинага заказ бирдем, - ди Әскәр.
- Ел саен Кыш бабай сез теләгәнне алып киләме? - дип сорадым аннан.
- Әйе, чыршы төбендә калдыра. Шулай ук баллы күчтәнәчләр дә, - дип җавап бирде малай.
Елена һәр баласы белән аерым вакыт уздырырга да тырыша, чөнки бергә булганда бар игътибар иң кечкенәләргә бирелә.
- Без әнине бер-беребездән көнләмибез. Үзебезнең күп, ә әниебезнең берәү генә булуын аңлыйбыз. Без барыбызга да чират җитәчәген беләбез, – диде елмаеп Дарья. – Ул кырыс, таләпчән, шул ук вакытта игелекле. Аның белән бөтен нәрсә турында да сөйләшергә була. Һәркайда һәм һәрчак ярдәм итәчәк, кирәкмәгәнгә беркайчан да орышмаячак. Әни бик арый, аңа ял итәргә һәм шулай ук үзен карарга: керфекләр, чәч ясатырга, маникюрга барырга вакыт бирергә тырышам. Ә мин бу вакытта кечкенәләрне карыйм, – дип сөйләде Дарья.
– Әни булу авырмы? – дип мөрәҗәгать итәм Еленага.
- Яшермим, кайвакыт бик авыр. Елыйсы килгән чаклар да була, әни янына барасым, аның белән буласым, аның янында үземне бала итеп тоясым килә. Ләкин үземне кулга алырга тырышам. Мин үз балаларымны яратам һәм хәзер алар өчен яшим, – дип нәтиҗә ясады Елена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа