Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльвира Рәхмәтуллина: «Беренче көннәрдән үк бозауларны шешәдән эчәргә өйрәтәбез»

Фермада эшләү һәм сыер саву аңа балачактан таныш

Эльвира Рәхмәтуллина иртәнге дүртенче яртыда терлекчелек фермасына ашыга, анда аны 120дән артык бозау көтә.

– Мин иртә торып эшкә барырга күнеккән инде, – дип сөйли Эльвира Хәсәновна. – Минем әнием Оркыя Самат кызы да гомер буе сыер савучы булды, ә әтием Хәсән Әхсән улы – төзүче иде. Без сеңлем Венера белән әни юлыннан киттек, икебез дә терлекчелектә. Ә фермада эшләү һәм сыер саву безгә балачактан ук таныш. Әни безне эшнең барлык нечкәлекләренә өйрәтте, – диде ул.

Эльвира тугызынчы сыйныфтан соң фермада сыер савучы булып эшли башлый. Башта әнисе, өлкән хезмәттәшләре ярдәм итә. Әлбәттә 15 яшьлек кызга башта авыр була. Шул ук вакытта ул белгечлек алу турында да уйлый. Эльвира Рәхмәтуллина Колайда кичке мәктәпне тәмамлый һәм Буа ветеринария техникумына укырга керә, аннан аны Күн авылына җибәрәләр. Анда алдынгылар слетында тракторчы егет Фәнис Рәхмәтуллин белән таныша. 1991 елда гашыйклар өйләнешәләр. Берникадәр вакыттан соң гаилә хатынның туган авылы Колайга күченә. Хатын яңадан сыер савучы, ире тракторчы булып эшли. Аларга торак та бирәләр. Шунысы кызганыч, 1994 елда йорт янып бетә, яңаны төзергә совхоз ярдәм итә. Ир белән хатын бер малай Фаилне тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар, 11 яшьлек Самир.

Эльвира Хәсәновна ун ел бозаулату бүлегендә эшли, анда уртача кырык бозаулыйсы сыер, бер тәүлеклек һәм зуррак 120дән артык бозау бар. Элек алар сеңлесе Венера белән эшләгәннәр, төнлә кизү торганнар. Ул 30 елдан артык бозау караучы булып эшләгән Наталья Коровинаны үзенең остазы дип саный. Ул яңа туганннан алып өч айга кадәрге бозауларны кечкенә бала кебек карый. Башта аларга махсус шешә белән сыер сөте эчертәләр, әкренләп ясалма сөткә, азыкка, сенажга һәм моноазыкка күчерәләр.

Бозау караучының эше моның белән генә тәмамланмый. Тагын тиресне җыярга, прививкалар ясарга кирәк. Эльвира Рәхмәтуллинаның тугры ярдәмчеләре – терлекче Светлана Тимонина, ветеринария табибы ярдәмчесе Георгий Калашников, алар бозау караучы турында яхшы фикердә.

– Эльвира Хәсәновнага һәрвакыт таянып була. Эшкә беркайчан да соңга калмый, кирәк булса, калып та эшли. Ел саен алдынгылар слетына һәм сабантуйларга районның алдынгы бозау караучыларының берсе буларак бара, – диде Георгий Николаевич.

– Мин үз эшемнән канәгать һәм аны бик яратам, – дип ышандыра Эльвира Хәсәновна. – Юкка гына кырык елга якын гомеремне терлекчелеккә багышламадым, ә алган ветеринария белемем эшемдә ярдәм итә. Бездә коллектив бик тату, эш шартлары, хезмәт хакы яхшы. Хайваннар өчен азык һәрвакыт бар һәм кирәкле күләмдә. Хуҗалык җитәкчесе Раил Галәмов барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итә, ә без аларга намуслы һәм тырыш хезмәтебез белән җавап кайтарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса