Эремчектән чикләвекле пудинг рецептын тәкъдим итәбез
Бүген яңа уңыш оныннан пироглар пешерә торган көн. Сезгә Эремчектән чикләвекле пудинг рецептын тәкъдим итәбез.
Эремчектән чикләвекле пудинг
Куллану өчен:
500г эремчек, 1 стакан сухари, 1 стакан шикәр комы, 5 йомырка, 150 г йөзем, 250г әчтерхан чикләвеге, 100 г ак май, 300 каймак яки варенье.
Әзерләү:
Эремчекне угычта ваклап, кәчтрүлгә саласы. Шуңа шикәр комы һәм ак май белән буталган йомырка сарысын кушып, яхшылап болгатырга. Катнашманы сухари, тоз, ваниль, вак итеп туралган чикләвек, йөзем салып яңадан болгатырга. Барлыкка килгән массага, өстән-аска болгата-болгата, йомырка агының күбеген кушарга. Формалы савытларны майлап, шикәр комы сибеп, 3/4 биеклектә эремчек кушылмасын салырга. Формаларны ябып, суы кайнап торган кәчтрүлгә, форманың зурлыгына карап, 30-90 минутка куярга. Суытып ашарга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
tuganaylar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia