Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш эзлим. Нәрсә тәкъдим итәсез

Районда 2013 елга шөгыль программасы төзелде. Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең алдагы эшчәнлеген аныклый. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә узган ел 2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 536 сы эш эзләп килгән. Мең ярымы хезмәт базарындагы хәл-торышы турында мәгълүмат алу нияте белән аяк баскан. Районда халык...

- Айсылу Борисовна, узган ел күпме кеше эшле булды?
- Якынча 480 кеше. Без аларга даими эшкә урнашуда һәм вакытлыча эшле булуда ярдәм иттек. Әмма, шунысы борчый, кадрлар хезмәте белән даими тыгыз эшләүгә карамастан, күп эш бирүчеләр 40 яшьтән узган гражданнарны эшкә бик үк теләп алмыйлар. Эшсезләрнең һөнәре осталыгы тәкъдим ителгән вакансияләргә туры килмәве дә бик кызганыч. Вакансияләрнең 60 процентын эшче һөнәрләре тәшкил итә. Эшсезләр арасында югары һәм урта белемлеләр 62 процент булганда, бу хәл бик тә аяныч. Эш көченә сорау һәм тәкъдим арасындагы капма-каршылык та җитди проблема булып тора.
- Эшсез кешеләр эшле булсын һәм янәдән хезмәт коллективларында яшәлсен өчен сез нинди анык ярдәм күрсәтәсез?
- Төрле һөнәрләр һәм белгечлекләргә өйрәнсеннәр өчен кабат белем алырга юллама бирәбез. Мәсәлән, узган ел 18 кеше кабат укып кайтты, аерым алганда, тракторчы-машинист, бухгалтер, аш остасы, машина йөртүче, троллейбус йөртүче белгечлекләренә укыдылар.
Аннары килеп, эш бирүчеләр турында тулырак мәгълүмат бирәбез. Әмма монда беркадәр кыенлык бар.
Безнең район территориясендә бүгенге көндә 503 юридик зат санала. Шулардан 48 зат кына вакантлы вазифалар турындагы мәгълүматны бирә. Калганнары битарафлык күрсәтә, дияр идем.
Эшсезләр өчен җәмәгать эшләрендә катнашу зур ярдәм кебегрәк. Моны без оештырабыз. Район оешмалары, предприятиеләре белән элемтәгә керәбез. Узган ел бу эшләргә 47 кеше тартылды. Алар аз булса да хезмәт хакы алды, актив хезмәткә җәлеп ителде. Квалификация түбән булса да, кеше арасында эшләделәр, проблемалары белән ялгыз торып калмадылар.
- Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру да актуаль тема булып тора. Шулаймы?
- Әйе. Әлеге мәсьәлә ел саен күтәрелә. Ул район җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителә. Үткән елда 300 яшүсмерне эшкә урнаштыра алдык. Шуларның 44 е тулы булмаган гаиләдән, 23 е ишле гаиләдән, 6 сы опекада торучы һәм 5 се полициядә һәм эчке мәктәп учетында торучылар.
Моннан тыш, шөгыль программасы кысаларында уку йортларын тәмамлаган 2 кеше "Беренче эш урыны", "Яшьләр практика үтә" ("Кощак" инженерлык челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятьләре, "Марс" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять). 700 кеше һөнәри ориентациягә тартылды, 15 эшсез гражданга психологик ярдәм күрсәтелде, 45 кешегә хезмәт базары шартларында социаль яраклашу буенча хезмәтләр күрсәтелде.
Өстәмә чаралар төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында 10 эшсез граждан эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга субсидия алды. Инвалидны эшкә урнаштыру өчен бер эш урыны булдырылды. Бу вакытта эш бирүченең чыгымнарның бер өлешен эш белән тәэмин итү үзәге үз өстенә алды. Бер эшсезгә башка яшәү урынына күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтелде.
- "Шөгыль үзәге - эшсез граждан" тандемында эшләү нәтиҗәлерәк булсын өчен нәрсә кирәк?
- Системалылык. Бу халык белән генә эшләүдә түгел, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белән эшләүдә дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса