Эшебез белән дә, сүзебез белән дә ярдәм итә алабыз
Без инде укучыларыбызга Колай авылында яшәүче Кириллова Лиза турында сөйләгән идек. Кызганыч, кечкенә кызның язмышы җиңел түгел. Дүрт ел эчендә аңа күп нәрсәләр кичерергә туры килә.
Лиза 4300 грамм авырлыкта туа. Җиденче көнгә бала кинәт зәңгәрләнә башлый. Хастаханәдә йөрәк кимчелеге (порок сердца) дигән диагноз куялар, операция ясыйлар, Казан республика балалар клиник хастаханәсендә пластика үткәрәләр. Бер ай өйдә булганнан соң, кыз кабат сулыш ала алмый башлый. Төнлә аны реанимациягә алып китәләр. Үпкә гипертензиясе барлыкка килә. Ай буе ясалма вентиляциядә ятканнан соң, балага трахеостома (сулыш алуны җиңеләйтә торган әйбер) куялар. Трахеомаляция һәм бугаз стенозы барлыкка килә. Сулыш юллары үтә алмаслык була. Ике ел Лиза трахеостома ярдәмендә сулый. Россиядә ике тапкыр декануляция (махсус операция ярдәмендә трахеостоманы алу) үткәрергә тырышып карыйлар, әмма уңышсыз. 2015 елның ноябрендә хәйрия фонды ярдәмендә, Лиза әнисе белән Израильгә бара, анда трахеостоманы алу буенча операция үткәрелә. Аппарат янәшәсендәге тормыш тәмамлана.
Кызганыч, өч айдан соң, балага сулыш алу тагын кыен була башлый. Россиядә сәбәбен табарга тырышалар һәм берни дә ачыклый алмыйлар. Хәйриячеләр ярдәме белән, 2016 елның ноябрендә Израильдә кабат ларингоскопия ясыйлар, аның барышында хородоэктомия (тавыш ярыларын кисеп алу) үткәрәләр һәм гранулемаларны алалар. Әмма лайлалы тышча һәм сулыш юлларын белеп булмый шул. Хәзерге вакытта Лиза сулый алмаудан интегә. ОРВИ белән авыру балага яхшы аппаратлар белән эш итүче лор-табиблар ярдәме кирәк булуын ачыклады. Кызга мондый ярдәм күрсәтелмәгән очракта, аңа кабат трахеостома куячаклар. Ә аппарат янындагы тормыш - сулыш алу мөмкинлегеннән тулы изоляцияне күздә тота.
Питрәчлеләр, бергәләп без ярдәм итә алачакбыз! Йөз, хәтта 50 сум да Лиза өчен зур әһәмияткә ия. Лиза Кириллова турында дус-танышларыгызга, битараф булмаган кешеләргә сөйләвегез дә ярдәм итә алачак.
Сабый балага яшәргә һәм тормышка сөенергә булышачак сумма - 600 000 сум. 2018 елның 21 маена барлыгы 311 000 сум гына җыелган. Тагын 278 000 сум җыясы кала. Җыю вакыты - 10 июньгә кадәр.
Ул бик актив, шаян һәм тормыш сөючән бала. Әмма, кызганыч, Лизага әлегә хәрәкәтле уеннар уйнарга ярамый. Чөнки бала шунда ук сулыш ала алмый башлый. Лизага бергәләп ярдәм күрсәтик һәм аңа бәхетле балачак бүләк итик.
Ярдәм итү өчен реквизитлар: Виза Сбербанк картасы 4276 6200 4496 0726 - Кириллова Юлия Юрьевна. Акча күчергәндә "Лизага" дип тамга кую зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia