Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләү күләмен арттырдылар

Федераль законга үзгәрешләр кертү уңаеннан Татарстанда яшәүче 72 мең пенсионерның пенсияләренә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде. Уртача алганда, быел айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.

- Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды, - дип искәртте ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләүләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аның күләме уртача 1700 сум тәшкил итә.
2019 елга кадәр гамәлдә булган тәртип буенча пенсияләргә өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә, пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да  индексацияләнгәннән соң  үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан соң гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шул рәвешле, индексацияләү нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса