Эшсез питрәчлеләр төрле белгечлекләр буенча бушлай укырга чакырыла
Курслар бушлай
Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны бушлай һөнәри белем алырга чакыра. Мәсәлән, питрәчлеләр косметолог-эстетист, чәчтараш, керфек ясаучы, маникюр һәм педикюр остасы, визажист белгечлегенә укый ала.
Тулырак мәгълүматны (884376)3-06-06, 3-07-62 телефон номерлары буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа