Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсез питрәчлеләрнең яңа һөнәр һәм үз эшләрен ачу өчен акча алырга мөмкинлекләре бар

Моның өчен “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты уйлап табылган.

Районыбызның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 47 эшсез теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда, аларның саны шактый кимегән.

Әгәр дә сез эшсез калсагыз, мәшгульлек үзәгенең ишекләре сезнең өчен ачык, анда сезгә туры килә торган ике эш тәкъдим итәргә тиешләр. Әгәр дә алар буенча эшкә урнаша алмасагыз, сезне рәсми рәвештә эшсез дип теркиләр. Бу статуста, төрле факторларга бәйле рәвештә, сез алты айга кадәр тора һәм минималь түләүгә – 1500 сумга, максималь – 12792 сумга исәп тота аласыз.

Иң зур сумманы алсагыз да, бу акчалар яшәү өчен җитми, әлбәттә. Шуңа күрә мәшгульлек үзәге питрәчлеләргә проблеманы чишәргә ярдәм итәр өчен төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Моның өчен “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты уйлап табылган. Аның кысаларында бушлай укырга һәм яңа яки күпкә ихтыяҗ зур булган һөнәргә күчәргә, яки курслар үтәргә мөмкин.

– Мәсәлән, кешенең юрист дипломы бар, ә ул бухгалтер булырга тели. Без аны өстәмә укытуга җибәрә алабыз, шулай итеп квалификациясен үзгәртә алабыз, – дип аңлатты Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Нияз Бикчәнтәев. – Быел бу мөмкинлектән 22 кеше файдаланды, алар арасында интерьер дизайнерлары, бухгалтерлар, шоферлар, парикмахерлар бар. Нәтиҗәдә, бүген аларның барысы да эшле, – дип билгеләп үтте Нияз Илнурович.

Шул ук вакытта аларның һәрберсе киләчәктә алган белгечлеге буенча эшкә урнашырга тиеш. Яңа белемнәр алгач, аларга тиешле вакансия генә тәкъдим итеп калмыйлар, ә үз эшләрен ачу өчен акча да бирә алалар. Мәсәлән, шул ук парикмахер якыннарының гына түгел, ә үзмәшгуль булып клиентларның чәчен үз өендә кисәргә яки хәтта үзенең матурлык салонын ачарга мөмкин. Мондый максатлар өчен дәүләттән 145 мең 100 сум акча алырга мөмкин. Ләкин башта бизнес-план төзергә кирәк, аны хупларга тиешләр. Быел районда яшәүче җиде кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән.

Бизнес – ул әлбәттә өметле һәм күп нәрсәләр вәгъдә итә, әмма район шулай ук гади эшчеләргә мохтаҗ, алар зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кирәк: авыл хуҗалыгы машиналары йөртүчесе, кош эшкәртүче, эретеп ябыштыручы. Мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләрне дә эшкә урнаштыра ала, алар өчен 41 вакансия ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса