Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Евгений Федотов Питрәч районында атнаның иң яхшы комбайнчысы булды

Аңа акчалата сертификат тапшырдылар

«Агролак-К» хуҗалыгы кырларында район мәдәният бүлеге тарафыннан урып-җыю белән шөгыльләнүче аграрийлар өчен концерт узды. Районда көндәшлек йомгаклары буенча атнаның иң яхшы хезмәткәре – комбайнчы Евгений Федотов нәкъ менә монда эшли. 2022 нче елгы КЗС-12-18-29 комбайнында ул 80 гектарда бөртекле культуралар суктырып, 398,8 тонна уңыш җыйган.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов җиңүчегә акчалата сертификат тапшырды.

– 20 елдан артык авыл хуҗалыгында эшләдем, шуңа күрә бу хезмәтнең авырлыгы миңа якын. Сезне бик кадерлим һәм хөрмәт итәм! Уңышны югалтуларсыз, яхшы һава шартларында җыеп алуыгызны һәм, әлбәттә, лаеклы акча эшләвегезне телим, – дип ассызыклады ул үз чыгышында.

Евгений Федотов – нәселле комбайнчы. 18 яшеннән штурвал артында, бабасы һәм әтисе юлы буенча киткән. Балачактан алар белән кырлар буйлап йөргән, ә соңрак үзе «кыр корабы» руле артына утырган. Бу аның өченче машинасы, моңа кадәр «Нива» һәм «Полесье» белән идарә иткән.

– Авыр, әлбәттә: иртәдән төнгә кадәр эштә. Әмма уңыш әйбәт, шуның аркасында җиңеп булды да. Хәзер көзге бодайны җыябыз, алда – люцерна, көнбагыш, соя. Октябрьгә кадәр эшләр җитәрлек, - ди ул.

Евгений хезмәт сөючәнлекне аграрийның төп сыйфаты дип атый. Ә аның мотивациясе - лаеклы хезмәт хакы, техника көче һәм табигать матурлыгы.

- Биредә иркенлек. Кабинада кондиционер бар, музыка уйный – барысы да уңайлылык өчен.

Династия дәвам итә. 14 яшьлек улы зындыр табагында булыша, ә әтисе әлегә кадәр эштә – төягечтә ашлыкны ташый. 

Артистлар чыгыш ясаган арада катнашучылар төшке аш оештырдылар – вакыт аз, төнлә генә ял итәләр. Атна саен районда иң яхшы яңа комбайнчыларны хөрмәтләячәкләр. Ә бу ярышны ачкан Евгений Федотов инде югары дәрәҗә куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса