Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Февраль башыннан Питрәч районында 10 мошенниклык җинаяте теркәлгән

Аларның яртысы социаль челтәрләрдәге битләргә һәм “РФ дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетка үтеп керү белән бәйле.

Питрәчлегә бер кеше шалтыратып үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштыра, аңа сим-картасын озайтырга куша, югыйсә ул эшләми башлаячак, дип әйтә. Ул моңа ризалаша һәм әңгәмәдәше үтенече буенча номерына “РФ дәүләт хезмәтләре”ннән килгән кодларны җиткерә. Бу “РФ дәүләт хезмәтләре” порталына керү мөмкинлеген бирүче кодлар була. Ә телефонда мошенник булып чыга. Шулай итеп, мошенник питрәчленең шәхси кабинетына үтеп керә, пенсия фондыннан, эш урыныннан һәм башкалардан белешмә алу өчен запрослар җибәрә. Бу документлар белән микрозайм алырга мөмкин.

Мошенникларның тагын бер корбанына кыска вакыт эчендә акча эшләү тәкъдиме белән ватсапка язалар. Маркетплейсларда бәяләмәләр язарга кушалар. Эшне башкарган өчен аңа 500 сум түлиләр. Аннары банк счетына 34 мең сум кертергә тәкъдим итәләр, бу аннан соң күбрәк суммада акча алу өчен кирәк диләр. Зыян күрүче акчаны мошенникларның счетларына күчерә, әмма вәгъдә ителгән хезмәт хакын алмый. Төрле сәбәпләр белән кешеләрдән тагын акча күчерүләрен сорыйлар, хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр. Бу зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлаганчыга кадәр дәвам итә.

– Шәхесе шик уята торган әңгәмәдәшегез белән сөйләшүне, язышуны туктатыгыз, – дип киңәш итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Шәрипов. – Телефоннан сөйләшеп, язышып бирелгән күрсәтмәләр буенча операцияләр ясамагыз, шикле сылтамаларга басмагыз. Әгәр дә сез шалтыратучыдан шикләнәсез икән, банкның яки мобиль операторның телефон номерына шалтыратыгыз. Шуны исегездән чыгармагыз, банк хезмәткәрләре һәм башка өченче затлар телефон аша шәхси яшерен мәгълүматны сорый алмыйлар, – дип кисәтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса