Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфганчылар белән очрашу

Соңгы совет солдатының Әфганстан җиреннән чыкканына төгәл 23 ел вакыт узды. Анда меңләгән Совет офицеры һәм солдаты үзләренең интернациональ бурычын үтәде. Әлеге сугыш ун елдан артык барды, күп корбаннар китерде.

150 гә якын питрәчле - якташларыбыз Әфганстанда хезмәт итте, аларның күбесе интернациональ бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Кызганыч, дүрт питрәчлегә туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булмады. Болар - Евгений Перчков, Николай Кирюшин, Геннадий Саликеев һәм Илдар Мәрхәбин.Алар һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнде. Питрәчлеләр үз геройларын онытмый, район үзәге урамнары алар исемен йөртә.
Традиция буенча һәр елны 15 февральдә Әфган вакыйгаларында катнашучылар Питрәч туган якны өйрәнү музеена җыела, анда элеккеге сугышчан иптәшләр бергә очраша. Быел да ветеран-әфганчылар белән очрашуга район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, хәрби комиссар, подполковник Владимир Гузич, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина һәм башкалар килгән иде.
Шәйхулла Галимуллович кыска гына районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, ветераннар тормышы, көнкүреше белән кызыксынды һәм район җитәкчелегенең аларны һәрвакыт яклаячагын, ярдәм итәчәген искә төшерде. Үз чиратында, ветераннар район башлыгы һәм җитәкчелеккә игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу эчкерсез шартларда үтте. Әфганчылар чит җирдәге сугыш хатирәләрен, хәрби иптәшләрен искә төшерде, ничек яшәүләре, тормышлары турында сөйләштеләр, һәлак булган сугышчан дусларын, якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга җырлар бүләк итте. Социаль яклау идарәсе һәр очрашуда катнашучыларга бәйрәм азык-төлек җыелмасы әзерләгән иде.
Чара сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса