Финанслар төгәлсезлекне яратмый
Финанс министрлыгы – безнең илдә иң борынгы учреждениеләрнең берсе, аңа инде 200 елдан артык. Шулай да финанс хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен рәсми рәвештә күптән түгел генә, 2011 елда бәйрәм итә башлыйлар. Аны ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтәләр. 1802 елның шушы көнендә Александр I Россиядә Финанс министрлыгы оештыра. Шул вакыттан бирле әлеге хезмәт юлына иң төгәл, игътибарлы, җаваплы кешеләр баса. Безнең район бюджеты өстендә менә шундый белгечләр эшли дә инде.
Финанс хезмәткәрләре район тормышын саннарда, керемнәрдә, чыгымнарда уч төбендәгедәй күрә. Финанслауны таләп итүче бер генә эш тә, бер генә смета да алар игътибарыннан читкә тайпылмый. Питрәч финанс-бюджет палатасында бюджетны төзү һәм аның катгый үтәлеше даими контрольдә тора. Барлык финанс операцияләре җитди контроль аша уза һәм аннан соң аның үтәлеше Федераль һәм Республика казанчылыгының Питрәч бүлекләрендә башкарыла.
– Безнең коллективта унбер кеше эшли, аларның һәрберсе – үз урынында. Бу югары квалификацияле белгечләр, аларның күбесенең әлеге тармакта эш тәҗрибәләре зур, – дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе Геннадий Товкалев.
Мәсәлән, Анна Васильевна Пушкова финанс-бюджет палатасында унбер ел эшли, ул баш бухгалтер, аның гомуми хезмәт стажы – инде 45 елдан артык. Ул санарга, исәпләргә, математиканы яраткан, шуңа да балачактан нинди һөнәр сайлаячагын яхшы белгән. Һәм хәзер дә, дөрес һөнәр сайлавына иманы камил.
Финанс-бюджет палатасының баш бухгалтеры - үз эшең белән мавыгу гына түгел, актив озын гомер үрнәге дә. Ул җиде ел инде пенсиядә, шулай да хезмәттән бушамый. Җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре аның хезмәтен югары бәяли һәм һөнәри сыйфатлары өчен генә түгел, ә ярдәм кулы сузарга, киңәш бирергә әзер булуы өчен дә хөрмәт итә.
Финанс-бюджет палатасының баш белгече Әнисә Галиәкбәрова өчен дә финанслар - һөнәр генә түгел, сәләт, күңел омтылышы да. Менә инде 28 ел ул финанс өлкәсендә хезмәт куя. Район бюджет оешмаларының чыгымнарын контрольдә тоту, аларны финанслаштыру, сметалар белән шөгыльләнә.
- Үз эшемне бик яратам, безнең коллектив та яхшы, үз традицияләребез бар, - ди Әнисә Габдулхаевна. - Китәсем килми, инде икенче ел пенсиядә булсам да, эшләвемне дәвам итәм. Финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Икътисадның тотрыклы үсеше, социаль программаларының гамәлгә ашырылуы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү аның нәтиҗәле эшләвеннән тора. Һәм анда профессионалларның эшләве район иминлеген ныгытуга зур өлеш кертә.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларга иң изге теләкләребезне белдерәбез, нык сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia