Фронтовик Григорий Исаев һәм аның кызы Александра Матросова тарихы белән уртаклашабыз
Григорий Исаев артиллериядә лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә
Беренче рәттә: әбиләре Александра Григорьевна Матросова белән оныклары Данил (сулда), Алексей (уңда). Икенче рәттә: кызы Елена, килене Ирина, кызы Татьяна.
Аның исеменә ике тапкыр кара кәгазь килгән. Ике тапкыр каты яраланган. Курск дугасындагы сугышларда, Сивашны кичүдә, Севастопольне азат итүдә катнашкан. Шундый авыр вакытта да Григорий Исаев кеше булып кала белгән, үзенең күңел җылысы белән туганнарын, полкташларын, авылдашларын үзенә тартып торган. Ул бу сыйфатны балаларына да тапшырган. Аның кызы Александра Матросовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул әтисе турында һәм аның үгет-нәсыйхәтләренең тормышында ничек чагылуы турында сөйләде.
Фин сугышы якынлашканда Питрәчтә сәүдә базасы мөдире Григорий Исаевны армиягә алалар. Мобилизацияләнгәннәрне олауларга утыртып Казанга озаталар, ә Григорий Ивановичның биш яшьлек кызы Шура: "Әти, китмә!” – дип кычкыра-кычкыра колонна артыннан йөгерә. Егыла да, торып тагын йөгерә. Әлбәттә, ул үзен коммунист һәм Ватанны саклауны бурычы дип санаган әтисен туктатып кала алмаган. Бәлки шушы баланың күз яшьләрен күреп, Ходай аны кызгангандыр, ул каты яралана, әмма исән кала.
– Әтиемнең үлеме турындагы беренче хәбәр фин сугышы вакытында килде, – дип сөйли Александра Григорьевна. – Олан Иле авылыннан якташыбыз аны одеялга төреп машинага салганнарын күргән, һәм “Аны көтмәгез инде”, дип хат язган. Ә аны госпитальгә илткәннәр, һәм ул исән калган. Ялга кайтты, ләкин, немецлар белән сугыш көтелгән вакытта, армиядән җибәрмәделәр.
Григорий Исаев артиллериядә лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул катнашкан сугышлар турында 1948 елгы “Третий удар” фильмында карарга мөмкин, аны, мөгаен, Григорий Иванович та карагандыр. Фильм Совет гаскәрләренең Суворовча – сан белән түгел, ә осталык белән – Перекоп һәм Сивашта немецларның һәм румыннарның оборонасын өзеп, бер ай эчендә Кырымны һәм Севастопольне азат итүләре турында сөйли. Аны немецлар 1941-1942 елларда 250 көн ала алмаганнар.
1946 елда лейтенант Исаев белән бергә фронт юлларын үткән командир аны Кырымга, үзенең колхозына чакыра: “Григорий Иванович, син шундый гадел һәм җаваплы! Миңа нәкъ шундый кеше кирәк!” ди. Ләкин хатыны Мария Семеновна туган авылы Олан Илен ташлап китәргә риза булмый. Ул ирен ике сугыштан көтә, колхозда сыер савучы булып эшли. Көнгә унбишәр сыер һәм иллешәр сарык саварга кирәк була. Сарыкларны үзең генә савып булмый – бер кеше тотып тора, икенчесе сава. Фронтка сарык сөтеннән ясалган сыр – брынза бик кирәк була.
– Әти белән әни бик яхшы яшәделәр, ул аны бик ярата иде, – дип сөйли Александра Матросова. – Бөтен эшне дә бергә эшләделәр. Терлекләр күп иде – бергә карадылар. Бергә эшкә бардылар. Сугыштан соң әтине колхоз рәисе итеп куйдылар. Хәтта шуның аркасында беренче төркем инвалидлыгын да икенче төркемгә алыштырдылар. Мин беркайчан да әтидән начар сүз ишетмәдем – сүгенү түгел, хәтта тиле дип тә әйткәне булмады. Аңа балаларны тәрбияләргә кирәкми иде, без үзебез дә аның кебек булырга теләдек.
– Бабай бик әйбәт кеше иде, минем андый кешеләрне гомеремдә дә очратканым юк, – дип искә ала Александра Григорьевнаның кызы Татьяна Дюкова. – Күршеләрнең барысы да аның хатыны белән ничек яхшы яшәвенә гаҗәпләнделәр, алар беркайчан да ачуланышмадылар. Бөтен авыл аңа киңәш сорап килә иде, кешеләр аңа тартылды. Безнең нәселдә яхшы күңеллелек аңардан һәм әбидән килә.
Григорий Иванович кайвакыт хатынына: “Эх, Маня! Менә безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да безнең кебек яхшы яшәсеннәр иде!” – дип әйтә торган була.
– Әни белән әти бик тырыш иде, картайганчы терлек асрадылар. Ә бит әтинең үпкәсендә хәрәкәтләнә торган биш кыйпылчык калган иде. Ни өчендер аңа операция ясамадылар, – ди Александра Матросова. – Ул 74 яшькә кадәр яшәде. Минем уйлавымча, аңа велосипедта йөрүе ярдәм иткәндер. 40 яшендә ул тәмәке тартуын ташлады, автобуста Казанга киткән дә, аннан велосипедта кайткан. Бөтен җиргә велосипедта бара торган иде.
Александра Казанда кооператив техникумын тәмамлаган һәм район кулланучылар берлегендә бухгалтер булып эшләгән. Ул колхоз тракторчысы Сергей Матросовка кияүгә чыга, аларның кызлары Татьяна һәм Наталья туа. Ул вакытта декрет ялы нибары 56 көн була, аларны имезү өчен эштән велосипед белән өенә кайтып йөргән. Аннары Александрага кулланучылар берлегеннән торак бүлеп биргәннәр. Бу юеш бүлмә шул ук йортның подвалында урнашкан була, балалар сандык өсләрендә йоклаганда, әниләре алар өстеннән канат белән кыргаяклар куып торган.
Башкарма комитетта Байкалга күчеп китүчеләр белән барырга тәкъдим иткәч, Матросовлар ризалаша. Яңа колхозда аларга торак бирәләр, Александрага сыер савучы булып эшләргә туры килә, ләкин ул эштән курыкмый.
– Минем унтугыз сыерым бар иде. Сөт буенча беренче урында бардым. Яшь терлекләр дә әйбәт иде. Хәтта сыерлар да мине ярата иде. Өч елдан соң гаилә хәле буенча күченергә туры килде. Киткәндә сыерларым белән елап саубуллаштым.
Себердән өч бала белән кайталар. Питрәчтә озакламый бишәү булалар. Тату яшиләр, мич ягалар, идән тулы бала-чага. Күршеләре: “Матросовларга әйбәт, аларның һәрвакыт кечкенә балалары бар. Үсеп җитәргә дә өлгермиләр, тагын балалары туа”, – дип әйтә торган була.
Ләкин 40 яшендә Сергей Иванович үлә, һәм Александра Григорьевна балалары белән ялгыз кала.
Подстанциядә бухгалтер булып эшли, әмма сәламәтлеге генә начарая – баш мие кан тамырлары белән проблемалар ачыклана, эшкә барганда хәтта егылган чаклары да була.
– Ничек эшләдемме? Алла ярдәм итте, – ди Матросова. – Әти коммунист иде, ләкин Евангелиены укыды. Сергей үлгәч, мин дә Евангелие укый башладым. Кайвакыт таңга кадәр утыра идем. Кыш буена дүрт тапкыр укыдым. Иске славян телендә дә укырга өйрәндем, Алла ярдәм итте.
Башта Александра Григорьевна кечкенә Коляның мәктәпкә барганын күрергә, аннары өйләндерергә, оныкларын көтәргә өметләнә. Ә бүген аның 5 баласы, 12 оныгы, 12 оныкчыгы, 2 оныкчык баласы бар. Аны туганнары да, ерак туганнары да, авылдашлары да ярата, хөрмәт итә.
Ирина Матросова яраткан каенанасының 90 яшьлек юбилеена Ставрополь краеннан кайткан:
– Без ирем Саша белән Питрәчкә еш кайта идек, ул үлгәч, алай еш кайта алмадык. Әмма мин белә идем, минем монда әнием бар, гаиләм бар, мине яраталар һәм һәрвакыт кабул итәләр.
– Миңа әбием хөрмәтенә Александра дип исем кушканнар, – ди Александра Григорьевнаның олы оныгы. – Без аны бик яратабыз. Ул безнең бөтен гаиләбезнең терәге. Теләсә нинди хәлләрдә дә аның белән киңәшәбез. Һәрчак әби янына килә торган идек. Соңгы сүз анда. Аның ярдәм итәчәген белә идек. Ул изге күңелле кеше. Безгә генә түгел, бөтен кешеләргә карата мәрхәмәтле булды. Кайчак аның янына шулкадәр күп кеше килә иде, аның яныннан күңелләренә рәхәтлек алып, шатланып китәләр иде.
Олы кызы Татьяна билгеләп үткәнчә:
– Һәр кеше дә 90 яшькә кадәр яши алмый. Ходай аңа озын гомер биргән. Һәм без барлык туганнар белән бергә җыелырга булдык. Юбилейда 40 кеше булды. Әнинең барысын да күрәсе килде. Телефон һәрчак шалтырап торды, ул котлаулар кабул итте. Барысы да аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа