Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләләр ана капиталы сертификатларын алуларын дәвам итәләр

Быел Татарстан Пенсия фонды 10 меңләп ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле республикада сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителгән. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында, ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.

Еш кына ана капиталы акчалары торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә, ата-аналарның 90 проценттан артыгы шулай эшли. Программа эшли башлаганнан бирле, 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. Тагын 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.
Болардан тыш, Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга  белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул иткән. Белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә карата күрсәтмәләрнең артуы узган ел башында балаларны мәктәпкәчә белем бирү өчен акча куллану буенча өч еллык чикләүне бетерүе белән аңлатыла. Хәзер гаиләләр акчаны сертификат рәсмиләштергәннән соң ук тота ала. 6 меңгә якын гаилә яңа мөмкинлектән файдаланып, балалар бакчасы һәм ясле өчен түләгәннәр. Акчаны балалар бакчасы һәм ясле, шул исәптән шәхси, шулай ук бала карауга түләү өчен тотарга мөмкин. Иң мөһиме - оешманың лицензиясе булырга тиеш.
Шулай ук 2018 елдан аз керемле гаиләләрнең ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге бар. Әлеге хокуктан ел башыннан икенче баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5тән ким булмаган гаиләләр файдалана ала.  Быел 577 гаилә Россия Пенсия фондына айлык түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын белү өчен, гаиләнең соңгы 12 календарь айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүләргә, ә аннары икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Татарстан Республикасында 2019 елдан 14034 сум тәшкил иткән хезмәткә яраклы гражданның 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фондына барырга һәм гариза бирергә мөмкин. Әлеге түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә.
Түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акча шушы вакыттан соң узган вакыт өчен түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргәндә, түләү мөрәҗәгать иткән көннән соң билгеләнә.
Ана капиталы исәбеннн түләүләр кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул әлеге төбәктә узган елның 2 нче кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез - 8896 сум.
Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә.
Ана капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә. Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бирүче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданинның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин.
Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат алгандагы кебек, гариза бирүче Пенсия фондына мөрәҗәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны бирү өчен эшләнә.
Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында кирәкле мәгълүмат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълүматларны экран аша карарга да, чыгартып алырга да мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса