Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләләре дә үрнәк, бәйгедә дә сынатмыйлар

Питрәчтән Светлана Мөхәммәтҗанова белән Елена Корябина Татарстан Президенты патронажлыгында узучы республикада иң популяр, абруйлы бәйге - "Нечкәбил"дә катнашып, үз номинацияләрендә җиңү яулап кайттылар.

Күпләрнең "нечкәбил" сүзен ишетүгә, күз алларына бик нечкә билле кызлар килеп басадыр. Әмма бәйгенең максаты бөтенләй башкада - анда тормыш тәмен, ямен белеп, тату гаиләләр корып яшәүче хатын-кызларыбыз мактала, үзара ярыша, аларның тормыш тәҗрибәсе, булдыклылыклары, гүзәл сыйфатлары күрсәтелә.
Безнең хатын-кызларыбызда әлеге сыйфатларның барысы да бар. Светлана Михайловна да, Елена Федоровна да бик яхшы әниләр. Беренчесенең дүрт баһадирдай уллары үсеп, буйга җиткән, икенчесенең ике чибәр-сылу кызы бар. Алар балаларына яхшы тәрбия, белем биргән. Светлана Михайловнаның уллары дөньяда иң изге һөнәрләрнең берсе - кеше сәләмәтлеген кайгыртучы табиблар булачак, Елена Федоровнаның кызлары шулай ук югары белем алып, яраткан белгечлекләрен сайлаганнар. Олысы - ветеринария академиясен тәмамлаган, кечесе мәдәният академиясендә укый. Тормыш иптәшләре дә бик кирәкле һөнәр ияләре. Рәис Фаязович - табиб, Владимир Васильевич - төзүче.
Светлана Михайловна "Кыңгыраучык" балалар бакчасында сабыйларга татар теле укытучысы булып эшләп, балаларга кече яшьтән туган телебезнең гүзәллеген җыр, шигырь, әкиятләр, курчак спектакльләре аша төшендерсә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәтсә, Елена Федоровна туган якны өйрәнү музее директоры буларак, Питрәч ягының борынгы һәм бүгенгене бәйләүче үзенчәлекле тарихи истәлекләре, һәйкәлләре, данлы кешеләре, халкының тормыш-көнкүреше турында сәгатьләр буе горурланып сөйли ала. Шуңа да районыбызга килгән кунакларны иң элек музейга алып керәләр.
Менә шушы уңган-булган хатын-кызларыбыз "Нечкәбил" ярымфиналында катнашты. Иләк аша узарга туры килде аларга: башта әңгәмәгә барганнар, сценарийлар төзеп, раслатып-тикшертеп кайтканнар, тема сайлаганнар, сайлап алу турларыннан үткәннәр.
Булганнан бар да була, диләр. Беренче карашка, гап-гади хатын-кызлар. Әмма һәрберсендә бик яхшы сыйфатлар - үҗәтлек, җаваплылык, зур тырышлык өстенлек алып тора. Светлана Михайловна да, Елена Федоровна да башлаган эшне ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Максатларына ирешү өчен ал-ялны, көнне-төнне белми тырышырга әзерләр. Аларны бал кортларына тиңләргә мөмкин. Һәм менә шул фидакарьлекнең нәтиҗәсе - бәйгедә җиңү.
Светлана Михайловна "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә җиңсә, Елена Федоровна "Ял көн бәйрәме"ндә җиңү яулый. Казанның милли-мәдәни үзәгендә үткән бәйгегә алар гаиләләре белән бара. Бүлеп бирелгән 5 минутта Мөхәммәтҗановлар гаиләсе үзләрен бөтен яктан күрсәтә алган. Ир белән хатын, балалар арасындагы үзара аңлашу, бердәмлек, дуслык, хөрмәт-ихтирам "Көмеш туй" темасында ачып бирелә. Тормыш иптәшенең хәләл җефетенә 25 розадан торган зур чәчәк бәйләме биргән, бергәләп "Дуслык" җырын җырлаулары, уллары оештырган ансамбль белән чыгыш ясаулары тамашачыны да, жюрины да битараф калдырмаган.
Елена Федоровна "Ял көне бәйрәме" номинациясен сайлаган. Гаиләләре белән Питрәчнең истәлекле урыннарында сәяхәт итүләре турында бик кызыклы итеп сөйләгәннәр. Матур тавышы белән җыр да җырлап биргән ул.
Бәйгедә катнашу нәрсә бирә соң?
- Иң элек, бездә үрнәк гаиләләр күп, алар мактауга лаек. Аларны күрсәтергә-күрергә бик кирәк. Чөнки монда балалар да катнаша, бу аларга тормышта өлге кебек булачак. Нык, тату, имин гаиләләр булса, илебез дә нык булыр, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса