Газеталар күп, ә район газетасы берәү генә! Газетага язылуыгыз өчен рәхмәт!
2019 елның икенче яртыеллыгына “Алга” (“Вперед”) район газетасына язылу кампаниясе тәмамланды.
Безнең басма өчен уңышлы булган язылу нәтиҗәләре ясалды. Бүген без район газетасының 1851 ышанычлы һәм тугры дусты булуын шатланып әйтә алабыз. Бу яртыеллыкта тираж, агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 112 экземплярга артты. Язылу буенча план 104 процентка үтәлде. Газетага язылучыларга, бернигә дә карамастан, безнең белән калулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә. Дистә еллар буе безнең газетаны алучылар булуына без бик шат, шулай ук яңа адресатларның барлыкка килүен күрү дә күңелле. Димәк, без сезнең белән кимендә әле тагын ярты ел бергә булачакбыз дигән сүз.
Зур саннар законы турында ишеткәнегез бардыр. Аңа ышансаң, берәмлекләр һәм хәтта дистәләр дә мөһим түгел. Әйтик, бик зур төркем кешеләрнең фикерен ачыклау өчен, төркемнең барлык әгъзаларыннан да сорау алу мәҗбүри түгел - берничә йөз яки мең очраклы кешеләрне сораштыру да җитә. Аларның җавапларына карап тикшерелә торган мәсьәлә буенча миллионнарның фикерен белергә була ди бу закон. Сайлау кампанияләрен кайвакыт шулай үткәрәләр. Технологияләр массакүләм уңыш гарантияли, шуңа күрә, аермаларга игътибар бирүдән мәгънә юк. Шулай ук кечкенә саннар законы да бар – анда исә һәр тавыш, һәр кеше бик мөһим. Һәрбер кеше - гаять зур һәм кабатланмас дөнья, ди бу закон. Газетага язылу кебек. Монда да бит һәркем ниндидер бер редакция өчен түгел, ә бөтен район өчен “тавыш бирә”.
Һәр язылу кампаниясе безнең өчен катлаулы сынау. Елга ике тапкыр без тугрылык сынауларын узабыз. Сез үз район газетагызга тугры булуыгыз турында, ә без 86 ел элек газетага язылучыларга районның мөһим, кирәкле, яхшы яңалыкларын хәбәр итәргә сайланган газета курсына тугры булубыз турында сынау бирәбез.
Без газетага язылу кампаниясен оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Илһам Миннеханович Кашаповка зур рәхмәтле. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Валерьевич Хәбибуллинга һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Сөләйманович Шәйхисламовка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, район хакимиятенең төрле структураларында хезмәт куйган һәркемгә аерым рәхмәт. “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖ, үзәк район хастаханәсе, районның пенсия фондына, “Ак Барс” банкка, “Теплострой” ҖЧҖ һәм башка күп кенә оешмаларга язылу кампаниясе вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт әйтәбез.
Бу яртыеллыкта без сезгә район тормышы, аның халкының хезмәте һәм көнкүреше, туганнарыгыз, якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез һәм күршеләрегез, укытучыларыбыз, табиблар, машина йөртүчеләр, механизаторлар, балаларның уңышлары турында сөйләвебезне дәвам итәчәкбез. Безнең районда яңа йортлар, клублар, ФАПлар, парклар, юллар төзелә, бөтен республикага билгеле булган яңа проектлар старт ала. Киләчәккә планнар күп, максатлар җитәрлек, һәм бу хакта без, һичшиксез, сезгә безнең яраткан “Алга” (“Вперед”) газетасы битләрендә сөйләрбез.
Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа