Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геннадий Товкалев: “Мин йомшак күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә”

Финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев бүген 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Геннадий Товкалев икътисад өлкәсендә карьерасын 1997 елда башлаган.

Геннадий Петровичның стихиясе –  цифрлар. Питрәч районының  икътисады  тулысынча аңа бәйле. Күпләр аны яхшы, ышанычлы җитәкче буларак белә. Әңгәмә барышында  ул профессиональ яктан гына түгел, ә үз гаиләсе, яраткан шөгыльләре һәм хыяллары турында да сөйләде.

– Нигә сез финанс юнәлешен сайладыгыз?

– Мәктәптә укыганда минем яраткан фәнем математика иде, мин төрле олимпиадаларда катнаштым. Рус теле авырырак бирелде, мин татар авылында үстем, мөгаен, бу да йогынты ясагандыр. Ләкин вакыт узу белән аны да өйрәндем.
Минем ике югары белемем бар – инженер һәм экономист. Гаиләдә әти һәм әни ягыннан барысы да  техник белемлеләр. Карьерамны банк өлкәсендә башладым. Минем катнашымда районда “Ак Барс” банкы ачылды. Районның элеккеге башлыгы Шәйхулла Галимулла улы мине башкарма комитетка икътисади эшчәнлеккә күзәтчелек итәргә чакырды. Ул вакытта аның: “Үзең өчен эшләдең инде, хәзер район өчен эшлә”, – дип әйткәнен хәтерлим. Район хакимиятенең алдагы җитәкчесе Эдуард Дияров мине хәзерге вазифага тәкъдим итте. Мине чакырдылар һәм ышанып бу эшне тапшырдылар, мин баш тартмадым.

– Эшегездә иң авыры нәрсә? 

– Минем вазифада һәр нәрсәгә җаваплы карау һәм игътибарлы булу мөһим. Районда учреждениеләр күп һәм аларның һәрберсенең үз ихтыяҗлары бар. Еш кына бюджетта билгеләнмәгән өстәмә чыгымнар барлыкка килә. Безнең бурычларның берсе – оешмаларга күбрәк керем алырга булышу. Чөнки бу шулай ук безнең район үсешенә ярдәм итә. Минем эшчәнлегемдә, теләсә кайсы дәүләт өлкәсендәге кебек үк, төптән уйлап эшләү кирәк, монда өстән-өстән генә эшләп булмый. 

– Эштә сезне күбрәк нәрсә җәлеп итә? 

– Анализ, проектлар төзү, үсеш вариантларын эзләү. Минем өчен бу чын иҗат. Мин үз эшемнең нәтиҗәләрен күрергә яратам. Минем эшем бик җаваплы икәнен беләм. Кешеләр вакытында хезмәт хакы ала, без өзеклекләргә юл куймыйбыз. Әлбәттә, бу процесста профессионаллар командасы катнаша, әмма минем дә билгеле бер өлешем бар.

– Гаиләгез турында сөйләгез әле?

– Хатыным белән гаилә стажыбызга инде 31 ел. Ул да финанс өлкәсеннән. Мин аның белән биш яшемдә таныштым. Бер балалар бакчасына йөрдек, бер сыйныфта укыдык, хәтта бер парта артында утырган вакыт та булды. Шуңа күрә мин инде хатыным белән 45 ел таныш. Аны мәктәптә укыганда  ук ошатып йөрдем, ләкин мөнәсәбәтләр шуннан узмады. Институтта гына актив аралаша башладык. 
Безнең ике балабыз бар. Улыбыз Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлады, хәзер программист булып эшли, ә кызыбыз туризм өлкәсен сайлады.

– Сез нинди ир, әти, бабай? 

–  Мин йомшак күңелле, әмма шул ук вакытта бик таләпчән дә. Әгәр дә берәр нәрсә минемчә булмаса, мин үземнекен итәм. Туганнарым өчен барысын да эшләргә тырышам. Бигрәк тә оныкларым өчен, алар минем дүртәү. Мин аларга күбрәк игътибар бирергә телим. Эш көннәрендә, әлбәттә, вакыт булмый, ләкин ял көннәрендә алар безгә кунакка киләләр. Аларны төрле чараларга, түгәрәкләргә, балалар мәйданчыкларына алып барам. Бабайлар оныкларын балаларына караганда күбрәк яраталар. Чөнки үзебезнекеләр үскәндә, без  эш белән мәшгуль булабыз һәм  шуңа бу вакытны сизми калабыз. Еллар узу белән югалткан вакытның кыйммәтен аңлыйсың һәм аны оныклар аша кайтарырга тырышасың. 

– Мондый тыгыз график белән сезнең яраткан шөгыльләрегез  өчен вакытыгыз каламы? 
 

– Безне кечкенә генә  йорт хуҗалыгыбыз  бар – яшелчә  һәм җиләк-җимеш бакчасы. Ул күңел өчен генә. Хәзер инде  яшелчәне дә күп итеп  утыртмыйбыз, күп урынны  чәчәкләр алып тора. Әз генә бәрәңге, яшелчәләр  үстерәбез. Бакчага чыгып үзең үстергән кыярны ашау аеруча рәхәт. 
Мин китап укырга да яратам. Төрле жанрлардагы әсәрләрне укыйм: фәнни-популяр, нәфис, фантастика. Элек әти-әнинең зур китапханәсе бар иде, балачакта андагы  китапларны кат-кат укый идем. Хәзер мин электрон китапка өстенлек бирәм. Мин билгеле бер авторны аерып әйтә алмыйм. Вакыт узу белән кызыксынулар да үзгәрә.  

– Сезнең уңышның сере нәрсәдә?

– Монда күп факторлар роль уйный. Яхшы эшләргә тырышам. Ләкин күпчелек очракта бу тормыштагы  шартларга бәйле,  үземнең осталыгымны һәм  тәҗрибәмне күрсәтә алуым,  минем укытучыларым, остазларым һәм, әлбәттә, гаиләм.    

– 50 яшьтә нәрсә белән горурланасыз?

– Шәхси яктан, мин җитешкән ир  һәм әти, оныкларым бар. Аллага шөкер, әти-әни, туганнар исән-сау. Эштә  җитәкчелек тарафыннан билгеле бер ышаныч яуладым. Безнең күрсәткечләр яхшы, без республика дәрәҗәсендә югары рейтингта торабыз. Мин шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе рәисе дә. Бу да зур казаныш, димәк, миңа ышаналар.

– Сез нәрсә турында хыялланасыз? 

– Минем хыялларым гадәти. Балаларым һәм оныкларымның бәхетле булуын, эшнең яхшы баруын телим. Хезмәттәшләремне хөрмәт итәм һәм аларның барысы да исән-сау булуларын телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса