Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геннадий Полторабатько: “Гомеремнең иң яхшы елларын эшемә багышладым”

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу датаны билгеләп үткәндә, без өлкән буын вәкилләренә дәүләтебез үсешенә зур өлеш керткәннәре, намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Дөрес, бу язманың героен әлеге категориягә кертү кыен, чөнки хокук саклау органнары ветераны Геннадий Полторабатько элеккечә эшлекле, актив, энергияле. Аны якыннан күрсәң, әлеге тармакта кырык өч ел эшләвенә күпләр ышанмас иде.

Аның һөнәри эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, аны иң югары дәрәҗәдәге белгеч, дип әйтергә була. Егерме елга якын Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, гади милиционер була. Хезмәтен тикшерү бүлеге башлыгы булып тәмамлый. 1997 елның июнендә отставкага чыга, инде бер атнадан соң мундирны судьялар мантиясенә алыштыра. Шулай итеп Геннадий Ивановичның биографиясендә яңа этап башлана - ул егерме елга якын федераль судья вазифасын башкарды.

Әлбәттә, монда күчүемә зур әзерлек этәрде, - ди ул, -  мин бу эшкә мораль яктан әзер идем, чөнки элеккеге эшем һәм яңа хезмәт эшчәнлеге тыгыз бәйләнгән иде. Мин хокук саклау органнарына очраклы гына килмәдем. Бу нинди дә булса омтылыш булмады. ПТУ да укыганда мин тулай торакта яшәдем. Андагы "тәртип"ләрне күзәтеп, гаделсезлек, хулиганнар белән дөрес көрәшергә кирәк, дигән фикергә килдем.

Эчке эшләр министрлыгында зур хезмәт тәҗрибәсе булган Геннадий Полторабатько җайлы гына яңа вазифага керешә.

 Элеккеге хезмәт мине күп нәрсәгә өйрәтте, - дип билгеләп үтә ветеран, - һәм, барыннан да элек, кешеләр белән эшләү, җинаятьчеләрнең психологиясен белү. Суд системасы аша узган кешеләргә карап, мин сканер кебек, бер караудан кемнең кем икәнен аңлый идем: монысы ялганчы, ә монысы дөрес күрсәтмәләр бирә. Әмма мин һәрвакыт объектив дәлилләргә генә нигезләнеп эшләдем.

Яшереп торырга кирәкми,  бу хезмәтнең тискәре яклары  юк түгел. Аңа берничә тапкыр яныйлар да, куркыталар да. Тик ул барыбер эшләвен дәвам иткән.

Мин курыкмадым, - ди Геннадий Иванович. - Туксанынчы елларда җинаятьчелек арта башлагач, аеруча авырга туры килде. Төрле заказлы җинаятьләргә чыгарга туры килде. Ул вакытта тәүлек буе эшләдек, кайчагында өйгә кунарга да кайтмадык.

Әлбәттә, хокук саклау өлкәсендә ул эшли башлаганнан бирле күп нәрсә үзгәргән. Хәзер җинаятьләрне ачуда техника зур ярдәм күрсәтә.

Мин эшләгән вакытта җинаятьне ачу өчен үз агентураң, шаһитләр янына барырга, алар белән сөйләшергә кирәк иде, - дип фикер йөртә ветеран. - Тиешле мәгълүматларны бөртекләп җыйдык. Бөтен җиргә җәяү йөрдек бит. Шуңа күрә дә яшь чактан ук эзләү буенча төп кумирым Шерлок Холмс булды һәм бу шулай булып кала да. Җинаять эшләрен акыл белән, барысын да анализлап   ачтым. Мин оныкларыма да һәрвакыт иң элек башыгыз белән уйлагыз, дип кабатлыйм. Аннары гына эшләгез дим. Дөрес, хәзер җинаятьчелек тә "камилләшә" - беренче планга телефон, интернет аша мошенниклык чыга. Күпме әбиләрне алдадылар!

Геннадий Иванович бүген дә актив, энергияле һәм эшсез тормый. Биш оныгы аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Аларны яратып тәрбияли. Балаларны һәрвакыт дөрес фикер йөртергә, дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Хәзер аның яраткан мавыгулары бар: аучылык, балык тоту белән шөгыльләнә. Гөмбә җыярга бик ярата. Аның үзе генә белгән урыннары бар.
Геннадий Иванович, эше турында искә алып, "Мин гомеремнең иң яхшы елларын эшемә багышладым, һәм моңа  бер дә үкенмим....” диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса