Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Геройларны искә алып

Соң булса да, уң булсын...

Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов 2020 елның 11 ноябрендә 95 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның Күн авылына килүе хәтеремдә калган.

Ул Күн мәктәбенә Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов исемен бирү тантанасына килгән иде. Күндә булган сәяхәтеннән кайткач, мәктәп укытучыларының һәм укучыларының уңышлары турында сөйләгәч, Шәймиев Минтимер Шәрип улына әйтеп куя: 340 урынлы мәктәп бинасы 1977 елда салынган, уку кабинетлары яхшы җиһазланган, спортзал зур, спорт мәйданы, тир бар, әмма бина 1977 елда салынганнан бирле капиталь ремонт күрмәгән, ди.

Борис Кирилловичка Аллаһы Тәгалә мәктәп турында шулай кайгыртканы өчен җәннәт ишекләрен ачса иде.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев Күн урта мәктәбе бинасын заманча яңарту мөмкинлеге булдырган. Мәктәп бик матурая. Берничә елдан 1980 елда ачылган Петр Михайлович һәйкәле дә Күн мәктәбе янына күчерелә. Һәйкәл нигезенә киләчәк кешеләренә мөрәҗәгать һәм Брест крепосте туфрагы да салына. Һәйкәлдә язылган сүзләргә игътибар итегез әле!... “Здесь хранится земля Восточного фронта Брестской крепости-героя. Его отстаивали легендарные защитники под командованием майора П.М.Гаврилова”.

П.М.Гаврилов крепостьне саклаучылар һәлак булып беткәннән соң да 32 көн крепостьне берүзе саклый. Күп яралар алып, аңын югалтып егылганнан соң ул дошман кулына эләгә.

Һәйкәлне күчерүдә Күн авылы башлыгы Баһауов Рифкать Галимҗан улы тәвәккәллек күрсәтә.

“Соң булса да, уң булсын”, дигән татар халкы.

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка Күн халкы рәхмәтен җиткерә, аның үзенә, якыннарына нык саулык, гомер озынлыклары, бәхетләр, уңышлар тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса