Гильдеево авылында торак йорт һәм мунча янды
Аның мәйданы 112 кв. метр тәшкил итте.
Питрәч районы Гильдеево авылында Луговая урамында янгын чыкты.
Урынга янгын сүндерүчеләр килде. Ут сайдинг белән тышланган агач йортка, шулай ук аның янкормасына һәм мунчага күчкән.
Нәтиҗәдә, янгын корылмаларны тулысынча юкка чыгарган.
Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа