Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлүсә Фәхретдинова: "Минем язмышым терлекчелек белән бәйле"

2015 елдан башлап безнең республикада «Сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр» программасы эшли.

- Җиде ел эчендә безнең районда бу программа буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 17 мини ферма төзелде, - дип сөйли авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Хәлим Гатиатуллин, - бу планда лидерлар Чыты һәм Шәле. Беренче авыл җирлегендә - биш, Шәледә -дүрт, Татар Казысы һәм Кәвәлдә - икешәр, Керәшен Сәрдәсендә, Надеждинода һәм Янсуарда берәр мини-ферма бар. Бүгенге көндә аларда ике тоннага якын сөт әзерлиләр. Җәйге сезонда, әлбәттә, ике тапкыр күбрәк иде.
Күптән түгел генә  без Чытыда урнашкан шундый кечкенә фермаларның берсендә булдык. Ирле-хатынлы Гөлүсә һәм Раил Фәхретдиновлар сөт җитештерү белән җитди рәвештә ике ел элек кенә шөгыльләнә башлаганнар.
- Элек тә үзебездә 5-6 сыер асрадык, - ди Раил. - Ә республика программасы һәм ярдәме белән үз хуҗалыгыбызны киңәйтергә булдык. Грант буенча алынган акчалар 400 мең сумга мини ферма төзеп, савым сыерлары санын 11 башка кадәр арттырдык. Хәзер безнең хуҗалыкта 25 баш мөгезле эре терлек бар.
Ферманы үз кулларыбыз белән төзедек. Бу эштә бөтен гаиләбез - кызлар, кияүләр катнашты.
Әлбәттә, бу эш миңа балачактан таныш булуга карамастан,  беренче вакытта авыр булды. Әнием Фәсахәт 70 яшькә кадәр эшләде, танылган бозау караучы булды. Хәзер аңа 87 яшь, әмма ул элеккечә безнең беренче ярдәмчебез. Әтиебез Рафаэль дә киңәшләре белән булыша.
Быел терлек азыгы әзерләү белән авыррак туры килде, корылык аркасында үлән начар үсте. Әмма без төрле  табигый  үләннәргә генә исәп тотмыйбыз. Пай җирләрендә люцерна, бөртекле культуралар чәчәбез.
Моннан тыш, зур бакчабыз да бар, анда азык чөгендере, бәрәңге, кишер үстерәбез.Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык җитәр дип өметләнәбез.
Хатыным белән бергә ике кыз үстердек, икесе дә сәламәтлек саклау системасында эшлиләр, безне онытмыйлар. Безгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә киләләр. Бу бик зур ярдәм. Рәхмәт аларга.
- Без чиста экологик сөт әзерлибез, - дип сөйли Гөлүсә. - Сыерларны җәйге чорда Мишә  буйларында көтәбез. Ә мини фермада печән, фураж, биокушылмаларсыз ашатабыз.
Җитештерү аз булса да, эш җитәрлек. Заманча җиһазлар, әлбәттә, эшне җиңеләйтә. Бездә сөт үткәргече, суыткыч җайланмалары, ике саву аппараты бар. Сүз уңаеннан, аларның берсен сатып алырга  район башкарма комитеты булышты. Моның өчен без аларга рәхмәтле. Район сөт фермаларының берсе көн саен безнең продукцияне ала. Бу да эш-мәшәкатьләрне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә.
Авылда яшәүче һәр кеше кебек үк, иртә таңнан эшкә керешәбез, ә соң  гына төгәллибез. Барлык хайваннарны ашатып, эчертеп, карап бетермичә, ял итеп булмый. Мин мондый тормыш рәвешенә  күнеккән инде. Кечкенәдән эшләп үстек. Мин бик иртә әнисез калдым. Ике абыем,  апам  һәм мине, әтиебез үстерде.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фирдәүсә апам мине колхоз фермасына лаборант итеп эшкә алды. Язмышым терлекчелек белән бәйле булды. Мин тормышымнан, эшемнән зарланмыйм, миңа барысы да ошый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса