Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлшат Игнатьева: «Хезмәт сөючәнлегем уңышларга ирешергә булыша»

«Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Кошчылык комплексында ул 26 ел эшли. Бу вакыт эчендә төрле участокларда эшләргә туры килә. Эшчәнлеген күчмә сәүдәдә сатучы буларак башлаган, аннары диспетчер була. 15 елдан артык җитәкче вазыйфаларны били. 2015 елдан бирле сугым цехы башлыгы булып эшли.

Минем бурыч  -сугым цехының өзлексез эшен оештыру. Бу предприятиенең иң зур һәм җаваплы бүлекчәләренең берсе, анда 150дән артык кеше эшли. Ит һәм ит продуктлары җитештерү сыйфаты безнең коллективның  көйле эшенә бәйле. Цехта технологияне һәм тәртипне саклау бик мөһим. Минем эш көне иртә таңнан башлана. Һәр хезмәткәргә якын килергә һәм эш урыннарында уңайлы мохит тудырырга тырышам, - дип сөйли ул.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң шәһәргә китүен, әмма күңеле белән һәрвакыт өенә ашкынуын исенә  төшерде. Шуңа күрә туган авылы Ленино-Кокушкинога  кайткан да инде ул.

Монда тыныч, якын кешеләрем янәшәдә генә. Мин авыл хуҗалыгында эшләргә әзер идем инде. Яшереп торасы юк, бу эшчәнлекнең иң авыр өлкәләренең берсе. Уңышларга ирешергә хезмәт сөючәнлек һәм эшкә мәхәббәт ярдәм итә, - ди ул.

Гөлшат Илгизәр кызы буш вакытларын оныклары белән үткәрә, җәен бакчада эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса